Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Теләкләр тормышка аша [+фоторепортаж]

Сау-сәламәт кешеләр алдына да мең төрле сынаулар куйган бу дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тормыш итү зур ихтыяр көче, нык сабырлык сорый. Бигрәк тә махсус коляс­ка ярдәменнән башка хәрәкәтләнә алмаган инвалидлар өй тормышы белән генә чикләнергә мәҗбүр. Ә тормышның үз кануннары: инвалидлар алдына да мең төрле мәcьәләләр, хәлиткеч сораулар куя. Язмышның...

Районыбызда барлыгы 4679 инвалид исәп­ләнә, шуларның 328е- 1нче төркем авырулар. «Уңайлы мохит» федераль программасы га­мәлгә ашырылганнан соң мөмкинлекләре чик­ләнгәннәргә уңайлы шарт­лар булдыру юнәле­шендә республика кү­лә­мендә күп эшләр баш­карыла. Узган ел районыбызга инвалидлар өчен махсус «Форд-Транзит» микроавтобусы кайтканын хәбәр иткән идек инде. Берьюлы өч коляскалы инвалидка һәм тагын җиде урынга исәпләнгән әлеге автомобильдә һәр пассажир үзен куркынычсыз һәм уңайлы сизсен өчен бөтен уңайлылыклар бар. Арбаны менгерү-тө­шерү өчен пульт белән идарә ителүче махсус җайланма урнаштырылган. Әлеге автомобиль физик мөм­кин­леге чикле булганнарга башкалар ярдәменә таянмыйча теләгән урынга барып кайту өчен хезмәт күрсәтә. «Кайда да булса бару ихтыяҗы булган инвалидлар өчен бу бик уңайлы чара. Шәхси машинасы булган кешенең дә инвалид коляскасын урнаштырырга мөмкинлеге юк. Авыл җирлекләре бу турыда хәбәрдар. Инвалидлар турыдан-туры социаль яклау идарәсенә дә хәбәр итә алалар», -ди социаль яклау бүлеге хезмәткәре Чулпан Камалетдинова.
Шушы көннәрдә Алан-Елга авылында яшәүче I төркем инвалид Гөлүсә Нәзирова әлеге автомобиль ярдәмендә күптәнге теләген тормышка ашырды. Язмышы кыерсытса да, шат күңелле кала белгән Гөлүсәнең бик тә сугыш ветераны булган бабасы өчен Сабада салынган йортны күрәсе килгән икән. Ямьле җәйнең бер көнендә иртән әлеге автомобиль Гөлүсә яшәгән йорт каршына килеп, әнисе Гөлфинур ханым, туганнары, кызның медицина хезмәткәре Гөлнур Мөбарәкова, район инвалидлар оешмасы рәисе Рәшит Кәбиров, социаль яклау бүлеге белгече Чулпан Камалетдинова белән берлектә ул әлеге йортны күрү бәхетенә иреште. Кызның теләге район ветераннар оешмасы рәисе Расих Сабиров һәм эшмәкәр Рәис Дәүләтшин ярдәме белән тормышка ашты. Туган көне уңаеннан Гөлүсә Рәис Дәүләтшин кулыннан акчалата бүләк тә алды. «Миңа бу яңа машинадагы сәфәр бик ошады, күптәнге хыялым - бүгенге көндә туганнарым яшәүче бабама бирелгән йортны күрү бәхетенә ирештем. Машинадан гына Сабаның матурлыгына хозурланып, төзеклегенә сокланып йөрдем. Изге күңелле абыйларга зур рәхмәт», - ди Гөлүсә. Мәктәпне үз аякларында йөреп тәмамлаган, әмма бөтенләй хәрәкәтләнә алмас дәрәҗәгә җитеп, 2002 елдан коляскага утырырга мәҗбүр булган ягымлы Гөлүсә өчен дә, бөтен тормышын кызына багышлаган Гөлфинур ханым өчен дә бу зур бүләк булды. Барыннан да бигрәк, газиз баласының йөзендәге шатлык нурларын күрү ананың йө­рәген җылытты. Гөлү­сә кебек күңелендә йөрт­­кән хыялларын тор­­­мышка ашырырга те­­ләү­че мөмкинлеге чик­ләнгәннәр әлеге махсус автомобиль хезмәтеннән файдалана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев