Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Террорга каршы комиссия утырышы

Өченчекөн Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов рәислегендә Саба муниципаль районында территоризмга һәм экстремистик эшчәнлеккә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.

Утырышта барлык төр чагылыштагы, шул исәптән дини өлкәдәге экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, район территориясендә эшчәнлек итүче дини берләшмәләр вәкилләре белән багланыш урнаштыру, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча пропаганданы көчәйтү, халык күпләп җыела торган объектларның янгынга һәм террорга каршы сакланышын тикшерүне оештыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук районга читтән кайткан гражданнарны теркәү эшенең торышы, мәктәпләрдә 1 сентябрь - Белем бәйрәме көнендә укучыларның иминлеген тәэмин итү турында сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев