17 август 2012 яңалыклары
-
Урамыгыз ташлы икән...
Көннәрнең көзгә авышуы күктә йөзгән болытларга карап та сизелә. Димәк, җәйге көннәрдә тансык яңгырлар хәзер ешрак яварга мөмкин. Кичә көз моңа "репетиция" ясады инде.
-
Мәрхәмәт – алтыннан кыйммәт
Рамазан аенда - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек аенда Татарстаныбызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның догалар һәм хөтбәләр туплаган китабын карап утырганда, мөселманнарның башкаларны хөрмәт итү сыйфатын тасвирлаган юлларга күзем төште.
-
Тораклар кышка әзерләнә
"Курсабаш" җәмгыяте терлекчелек фермасы биләмәсендә яңа рух хөкем сөрә.
-
Чишмәбез яңартылды
Безнең Ике басу Арташ авылының табигате бик матур. Ике яклап урман әйләндереп алган, янәшәсеннән тын гына инеш ага.
-
Зур кунаклардай каршыладык
Саба мәдәният йортыннан килгән "Музыкаль десант" концерт бригадасын безнең Кече Кибәче авылы халкы зур кунакларны көткән кебек каршы алды.
-
Хәбәр генә итә күр
Шушы елның 11 августыннан РФ Эчке эшләр министрлыгының "Министрлыкның территориаль органнарында җинаятьләр, административ хокук бозулар, вакыйгалар турында гаризалар, хәбәрләр һәм башка мәгълүматлар кабул итү, теркәү һәм хәл итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентын раслау турында"гы боерыгы (1 март, 2012 ел, №140) көченә керде.
-
Грант аласың килсә...
Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча булдырылган "Лизинг-Грант", "Инновация һәм технологик модернизация", "Социаль бизнес" программаларына керү өчен беренче конкурслы сайлап алуның икенче турына старт бирде.
-
Универсиада дәресләре
Быел мәктәпләрдә 1 сентябрьдәге Белем бәйрәме Универсиада дәресләре белән дәвам итәчәк.
-
Террорга каршы комиссия утырышы
Өченчекөн Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов рәислегендә Саба муниципаль районында территоризмга һәм экстремистик эшчәнлеккә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
-
Техник җиһазлар төзекме?
Шушы көннәрдә "Шытсу" җәмгыятенең Түбән Шытсу сөтчелек фермасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә хуҗалыкларның баш инженерлары, ферма мөдирләре, терлекчелек механиклары, электрчылар белән техник җиһазларның кышлату чорына әзерлегенә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды. Техник җиһазларның төзеклеген тәэмин итү, хезмәтне саклау буенча идарәнең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Раиф Харисов, терлекчелек...
-
Кырдагысы – амбарда
Иген-икмәк басуларыннан 2012 ел уңышы суктырып алынып, амбарларга кайтарылды.