Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урамыгыз ташлы икән...

Көннәрнең көзгә авышуы күктә йөзгән болытларга карап та сизелә. Димәк, җәйге көннәрдә тансык яңгырлар хәзер ешрак яварга мөмкин. Кичә көз моңа "репетиция" ясады инде.

Әбиләр әйтмешли, күк капусы тәмам тишелсә, күп кенә авыл урамнарында йөрер өчен резина итекләр кияргә, ә автомобильләрне урам башында ук калдырырга туры киләчәк дигән сүз бу.

Районыбызда авыл халкын шушы газаптан йолу өчен соңгы елларда шактый эш башкарыла. Инде төп урамнарына асфальт җәелгән авылларыбыз да бар. Ә вак таш түшәлгән урамнар исә километрлап та, метрлап та ел саен озыная. Хәзерге көндә районның барлык торак пунктлары эчендәге гомуми озынлыгы 251,33 километр тәшкил иткән урам юлларының 30 километрына вак таш салынган. Нәтиҗәсе күз алдында. Былтыр, мәсәлән, федераль максатчан программа нигезендә автомобиль трассасыннан Сабайга илтүче юлга яңа технология буенча асфальт җәелгәндә үзәк урамга вак таш та түшәлгән иде. Шуннан соң язгы-көзге пычракларда авыл башында калдырылган автомашиналар күренми башлады. Халкы исә һаман да җитәкчеләргә рәхмәт укый. Әле узган атнада гына Сабайга Россиянең "Беренче канал"ы журналистлары да килгән иде. Шушы авылда яшәүче Мәдәния апа Әхмәтшина яңа технологиягә нигезләнгән юлларның өстенлеген һәм уңайлылыгын бөтен илгә яңгыратты, Хөкүмәт, район җитәкчеләренә авылдашлары исеменнән рәхмәт белдерде.

Шулай итеп, федераль программа нигезендә 2015 елга кадәр барлык авылларны асфальт юлга тоташтыру максатында эш алып барылса, муниципалетларның финанс мөмкинлекләреннән чыгып, торак пунктлар урамнарын төзекләндерү проблемасын да мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә хәл итү бурычы тора. Районыбызда әлеге юнәлештә Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре инде берничә ел эшли. Коммуналь хуҗалыкларның техникасы белән түшәлгән вак таш урамнарда яз-көз машина йөрерлек итә, кешеләрне пычрак ерудан коткара. Сабадагы күптармаклы предприятие директоры И.Хәбибуллинның әйтүенә караганда, былтыр 6 авылда эшләнгән. Быел исә Иске Икшермәдә - 147 метр, Түбән Шытсуда - 167, Олы Ныртыда - 237, Сатышта - 132, Олы Кибәчедә 180 метр озынлыкта урам төзекләндерелә. Шулай үтә төгәллеккә бер дә аптырыйсы түгел: муниципалетларның бюджеты күпме мөмкинлек бирә - шулкадәр күләмдә эш башкарыла. Таш салу гына дигәч тә, чыгымнары шактый аның. "Йөз метр урамга таш түшәү уртача 200 мең сумга төшә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев