Тораклар кышка әзерләнә
"Курсабаш" җәмгыяте терлекчелек фермасы биләмәсендә яңа рух хөкем сөрә.
Узган көз файдалануга тапшырылган саву заллы сөтчелек комплексының кояш төсендәге сайдинглары ерактан балкып, тирә-юньгә ямь биреп, авыл башыннан сәламләп каршы ала.
Биредә 1 августка 858 баш шартлы терлек бар. Шуның 322се - савым сыерлар. Җәмгыятьнең сөт җитештерү буенча беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча үткәрелгән терлекчеләр слетында 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булуларын искә төшерсәк, коллектив кышлату чорына да җитди әзерләнә. "Продукция муллыгы яхшы торак белән сыйфатлы азыктан башлана",- диде җәмгыять җитәкчесе Тәлгат Хуҗин игътибарыбызны хужалыкта алып барыла торган яңа төзелешләргә, ферма янындагы басулардагы салам эскертләренә юнәлдереп.
Хәзерге көндә уңайлы тудыру бүлеге торагы эшләнә. Уңайлылыгы шунда: 100 баш терлек сыйдырышлы торакның бер ягы өчкә бүленгән. Буаз сыерлар беренче бүлектә бозауларга ике ай кала аерым азык рационы белән тәрбияләнә. Бозауларга ун көн кала икенче бүлеккә, ике көн кала өченчесенә күчерелеп, тудыруга әзерләнә. Бозаулату өчен кирпеч белән әйләндереп алынган махсус бүлмә эшләнгән. Анда өч сыерга исәпләнелгән станоклар урнаштырылган. Биредә бозау бер тәүлек үз анасының сөтен эчкәч, тудыру бүлегендәге махсус боксларга чыгарыла. Анда яңадан ун көн тәрбияләнә. Буаз сыерлар өчен азык өстәле (кормовой стол) булдырылган. Торакның ике ягыннан да саф һавага чыгып йөрер өчен һәр группага бүленгән, махсус утарлар ясалган. Кыскасы, бик уңайлы проект белән эшләнгән бу торакны, агымдагы кышлату чорына файдалануга тапшыру өчен зур тырышлык куела.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Г.Галимуллина.
Р. Исмәгыйлов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев