Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төгәл җавап булачак

Инде хәбәр иткәнебезчә, 23 мартта район хакимияте бинасында гражданнарны монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов кабул итте.

"Без, традициягә кергәнчә, ел саен үзебезнең эшчәнлек, нәрсә белән шөгыльләнүебез турында сөйләү максатында районнарга чыгабыз. Вәкаләтебезгә кергән мәсьәләләрне ничек хәл итәбез, нинди сораулар белән безгә мөрәҗәгать итәргә була- шулар хакында сөйләшәбез. Безнең хезмәт шактый киң спектрны көйли. Аерым алганда монополистлар өстеннән контрольлек итәбез. Болар - энергия, су, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм башкалар. Алар тарафыннан килештерелгән эш-гамәлләр килеп чыкмасын, икътисадый нигезләнмәгән бәя күтәрүләргә яисә киметүләргә юл куелмасын. Муниципаль сатып алулар, торглар үткәрү, муниципаль, арестка алынган милекне сату, банкротлыкка чыгу процесслары өлкәсендә дә күзәтчелек итәбез. Шулай ук законсыз реклама урнаштыручылар һәм намуссыз конкуренция алып баручылар да игътибардан читтә калмый. Контрольдәге төп зоналар менә шулар, - дип аңлатты журналистларга Игорь Николаевич үзенең визитын.
Кызганычкаршы, Игорь Павловка турыдан-туры сорау бирү мөмкинлегеннән бер генә язылучы - Байлар Сабасында эшләүче кече бизнес вәкиле файдаланды. Үтенеченнән аңлашылганча, күпфатирлы йортта сәүдә ноктасы булган шәхси эшмәкәр кибетендә кулланылган электр энергиясенә гомумйорт ихтыяҗ­лары өчен дә түләргә мәҗбүр ителгән. Эшмәкәр моның белән килешми, яклау сорап төрле органнарга мөрәҗәгать итә. И.Павлов әлеге вәзгыятьнең җентекле өйрәнеләчәген һәм тиешле җавап биреләчәген әйтте. "Минем аңлавымча, биредә электр энергиясе чыгымнарын икеләтә күләмдә түләттерү килеп чыккан. Һәрхәлдә мәсьәләнең асылын җентекләп ачыклап бетерергә кирәк. Төгәл җавап шуннан соң булачак",- дип аңлатты ул.
Соңыннан Игорь Павлов Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, икътисад буенча урынбасары - бүлек начальнигы Марат Ишниязов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин катнашында монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы эшлекле сөйләшү үткәрде, аларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев