Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләмәсәң, өеңә киләләр

Пенсия фондына иминият кертемнәре түләргә тиеш булып та, вакытында исәп-хисап ясый алмаган шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерү айлыгы дәвам итә. Акция барышында аларның яшәү урыннарына суд приставлары хәзер үзләре бара. Рейдлар Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелә. Узган җомгада аларга редакция журналисты да иярде. Идарәнең...

Пенсия фондына иминият кертемнәре түләргә тиеш булып та, вакытында исәп-хисап ясый алмаган шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерү айлыгы дәвам итә. Акция барышында аларның яшәү урыннарына суд приставлары хәзер үзләре бара. Рейдлар Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелә. Узган җомгада аларга редакция журналисты да иярде. Идарәнең юрист-консультанты Марат Зәйнуллин кулындагы кәгазьгә күз салдым. Бурычлары бик күп икән салым органнарында исәптә торучы шәхси эшмәкәрләрнең һәм учеттан төшкән ке­ше­ләрнең. Барысы 227 әҗәтлегә 4,4 миллион сумга җыелган. Менә шуны хәзер түләттерергә кирәк. Эшмәкәрлектән учеттан төштем дип кенә котылып калып булмый.

Әмма бурыч түләттерү дә җиңел эш түгел икән. Әҗәтлеләрнең күбесен йортында туры китереп булмый. Кемдер яшәү урынын алыштырган, кем­дер Казанда эшләп йө­ри. "Балык тоткан шикелле инде бу, йә эләгә, йә юк",- диделәр рейдка чыгучылар үзләре дә. Өендә булса да, приставларны ничек каршы ала бит әле. Дөрес, өйдә туры килүчеләр приставлар каршына бик басынкы, гаепле кыяфәттә чыкты. Сабаның Ленин урамындагы йортта яшәүче И.ның, мәсәлән, 20300 сум иминият кертеме түлисе бар икән.

-Ай саен 3 мең түләп барсам ярыймы соң? - диде ул үзенең акча ягы мөм­кинлеген чамалап.

- Әлбәттә, ләкин сез бит түләмисез. Без килгәнне көтәсе түгел иде. Шуңа күрә сезнең милкегезгә арест салырга туры килә. Ниләрегез бар, әйтегез",- дип сорады суд приставы Ләй­сирә Галиева.

И.ның кәҗәсенә һәм казларына арест салынды. Шул көннән башлап кәҗә белән каз инде И.ныкы түгел, ул аларның сакланышы өчен җавап кына бирә. Шуны раслап, И. актның ике җиренә имзасын да салды. Әгәр бурычын тиз арада түләми икән, кәҗәне алып ук чыгып китәчәкләр.

Приставлар өйләрендә ту­ры килмәүчеләрнең дә ка­­рал­­­ты-кура тирәсендәге мил­кенә күз салырга онытмады. Бер туры килмәсәләр, бер килерләр, бурычларын түләмәсәләр, шул вакытта ишек алдындагы машиналарына, бакчадагы бәрәңге алгыч шикелле тагылма агрегатларга арест салыну ихтималы бик зур аларның.

Бурычларын түләмәүчеләр кечкенә генә Тенеки авылында да бар икән. Шуларның берсе инде Сабада яши булып чыкты, әмма адресын әтисе дә төгәл әйтә алмады. Ә хатыны эш урынында туры килгән В.ның компьютерына арест салынды. Шәт, эш аны алып чыгып китүгә үк барып җитмәс. В. бурычны тиз көндә түләргә ышандырды. Гомумән, өеңә приставлар килеп керсә, кайчак могҗиза була: каяндыр акча да табыла, бурыч та түләнә. Әмма өендәге берәр җиһазыннан колак кагучылар да булмагае. Әйтик, Сабадан эзләп тә, Тимершыкта яши булып чыккан, Пенсия фондына 3 мең бурычын да түли алмаган А. исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган. Димәк, хәзер аңа 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. Акча каян табар икән?

Айлык барышында уздырылган рейдлардан соң Саба һәм Теләче районнарында 18 кеше 187,4 мең сум бурычын түләде. Мөлкәткә 3 арест салынды. Айлык дәвам итә.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев