Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төрмәдә утыручы элеккеге министрны яңа вазыйфага билгелиләр?

Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны хәтерлисезме? “Роснефть” башлыгы Игорь Сечиннан 2 миллион доллар ришвәт алган өчен төрмәгә утырттылар бит әле. Ул анда төрмә китапханәчесе булып эшли икән.

Җылы урын, ни дисең инде. Әйткәндәй, төрмә шулпасын чөмергән икенче чиновник — Киров өлкәсенең экс-губернаторы Никита Ә икътисад фәннәре докторы Алексей Улюкаев хөкем җәзасын Тверь өлкәсендә үтә.

Буш вакытында ул шигырьләр яза һәм төрмәдәге иҗади студиягә йөри икән. Анда яңа постановка әзерләнә. Шулай ук аның урындагы КВН командасында да катнашуы ихтимал. Улюкаев төрмәдә медицина тикшерүе үткән. Шөкер, ул сау-сәламәт. Безне тагын әллә никадәр һөнәрләре белән куандырачак әле.

Фото: http://www.kremlin.ru/

https://kiziltan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев