19 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Сәләт" яшьләр оешмасы Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен сайларга өнди
"Габдулла Тукай аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный", - диелгән оешма мөрәҗәгатендә.
-
Россиядә бала тәрбияләгән өчен түләнә торган пособиенең максималь күләме артачак
Айлык пособие 26,1 меңне тәшкил итәчәк.
-
ЧӘЧӘКЛӘРНЕ НИ БЕЛӘН КАПЛАРГА?
— Кышка күпьеллык үсемлек һәм чәчәкләрне чыршы ботаклары белән капларга кушалар. Якын-тирәдә урман юк, ул чыршы ботакларын каян аласың? Тагын нәрсә белән капларга була?
-
Бриллиант, Клим, Иллария, Фатыйма, Сәйдәш, Жасмин, Аврора...
Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 325 бала тууы теркәлгән: 165 малай һәм 160 кыз.
-
“СӘКИНӘ ИҢ ГАДИ ЧӘЧКӘДӘ ДӘ МАТУРЛЫК КҮРӘ БЕЛӘ…”
79 яшендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым каты авырудан соң вафат булган. Гадилеге, ихласлыгы һәм Президентыбызның төп терәге булганы өчен халык аны ихтирам итә, ярата иде.
-
Аерым урыннарда түләүле парковкаларны тыячаклармы?
Дәүләт Советында аерым урыннарда түләүле парковкаларны тыю турында закон проекты каралды. Фәрит Мөхәммәтшин закон проектының кайсы маддәләре борчуын ачыкларга кирәклеген әйтте.
-
Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән акция үткәрелде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укыгыз.
-
Үзара салым буенча референдумда сайлаучыларның 69 процентка якыны тавыш биргән
18 ноябрьдә Татарстанда үзара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар узды.
-
Төрмәдә утыручы элеккеге министрны яңа вазыйфага билгелиләр?
Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны хәтерлисезме? “Роснефть” башлыгы Игорь Сечиннан 2 миллион доллар ришвәт алган өчен төрмәгә утырттылар бит әле. Ул анда төрмә китапханәчесе булып эшли икән.
-
Арча районында һәлак булган кызларның кайда барулары ачыкланган
17 ноябрьдә Татарстанның Арча районындагы «Казан-Малмыж» юлында булган куркыныч юл һәлакәтенең кайбер нечкәлекләре билгеле булды, дип яза «Вести КАМАЗА».
-
9 кеше зыян күргән, икесе һәлак
Татарстанда фуралар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше зыян күргән, икесе һәлак булган. 19 ноябрьдә Можга – Алнаш юлында өч йөк автомобиле һәм ике җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итә “Минзәлә” сайты.
-
ТАВЫК ТҮШКӘСЕ белән ТУТЫРГАН ҮРДӘК
Рецепт.
-
Колбаса, сосиска, беконга бәя арта?!
Сәламәтлек саклау министрлыгы колбаса, сосиска, беконга акцизлар кертүне хуплады.Иттән җитештерелгән продуктларның бер килограммына акцияз 160 сум тирәсе тәшкил итәргә мөмкин.
-
“Тагын кем баласын зар елатырга җыена бу?”
Урта мәктәпне тәмамлап, әнисе урынына колхоз фермасына сыер саварга менгән Асияне (исемнәр үзгәртелде — авт.) кара көздә кичке савымнан кайтканда ирексезләп “УАЗ” кабинасына бөтереп тыктылар да, машинаны ыжгыртып урман юлыннан менеп киттеләр.
-
Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты имзалау өчен Президентка юллана
«2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.