Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

"Сәләт" яшьләр оешмасы Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен сайларга өнди

"Габдулла Тукай аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный", - диелгән оешма мөрәҗәгатендә.

"Сәләт" республика яшьләр оешмасы Казан аэропортына татар шагыйре Габдулла Тукай исемен кушуга тавыш бирергә чакыра. Бу мөрәҗәгатен оешма социаль челтәрләрдәге битләрендә тарата.

"Без аэропорт исемен генә түгел, ә Казаныбызның йөзен билгеләүче, минут саен, көне-төне яңгырап Татарстанны, Казаныбызны, халкыбызны дөньяга яңгыратып торачак исем сайлыйбыз. Бөтен дөнья татарлары өчен иң бөек исем ул Габдулла Тукай исеме. Аның аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный. Габдулла Тукай 200 миллионлы төрки дөнья өчен бөек шагыйрь һәм бөек шәхес.

Без Тукай өчен тавышыбызны бирдек. Тукай безнең рухыбызга канат тага, без дә яраткан Тукаебызга канатлар тагыйк. Казан очу мәйданына Габдулла Тукай исемен кушуны хуплап тавышларыбызны бирик!" - диелгән "Сәләт" проектлары җитәкчесе, ТФА академигы, КФУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов һәм “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова имзалаган мөрәҗәгатьтә.

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шорт-листка өч кандидат чыкты, татар шагыйрьләре Г. Тукай белән М. Җәлил һәм авиаконструктор А. Туполевка тавыш бирергә мөмкин. Әлегә 31483 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 10388 кеше тавыш биргән, М. Җәлил өчен 4817 тавыш җыелган.

Татар җәмәгатьчелеген Тукай исеменә тавыш бирергә өндәүчеләр арасында ТР Дәүләт советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, "ТНВ" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Тукай исеме өчен тавыш бирде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/19/175483/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдулла тукай тавыш бирү

2
X