Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колбаса, сосиска, беконга бәя арта?!

Сәламәтлек саклау министрлыгы колбаса, сосиска, беконга акцизлар кертүне хуплады.Иттән җитештерелгән продуктларның бер килограммына акцияз 160 сум тирәсе тәшкил итәргә мөмкин.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында кызыл иттән җитештерелгән продуктлар – колбаса, сосиска һәм беконга акцизлар кертү идеясен хуплаганнар. Бу хакта «Известия» газетасы Хөкүмәт каршындагы Эксперт советындагы чыганакка таянып хәбәр итә.

Басма хәбәр иткәнчә, министрлыкта хуплау тапкан идея әлегә инициатива этабында, алга таба конкрет адымнар хакында фикер алышачаклар. Эксперт советында әйтүләренчә, «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» программасы кысаларында азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр өчен җыемнар һәм субсидияләрнең яңа системасын гамәлгә кертү күздә тотыла.

Нәтиҗәдә, бекон, колбаса һәм сосискага акцизлар бер килограмм өчен 160 сум тирәсе тәшкил итәргә мөмкин. Моннан җыелган акчаны чикләвек, кузаклылар, яшелчә, яшел тәмләткечләр һәм җиләк-җимеш, зәйтүн мае һ.б. продуктларның бәясен киметүгә юнәлдерергә ниятлиләр.

Җитештерүчеләр исә әлеге тәкъдимне тәнкыйтьләп чыккан. Әйтик, Милли ит ассоциациясе Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин белдергәнчә, өстәмә чикләү чаралары халыкның сәламәтлеген яхшыртмаячак.

«Известия» ачыклаганча, 2015 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Яман шешкә каршы көрәш агентлыгы колбаса эшләнмәләре, бекон, сосиска һәм ветчинаны яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра торган продуктлар рәтенә керткән.

Фото: Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев