Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бриллиант, Клим, Иллария, Фатыйма, Сәйдәш, Жасмин, Аврора...

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 325 бала тууы теркәлгән: 165 малай һәм 160 кыз.

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 46. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 57. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 670 һәм 5250 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Артур, Роберт, Мирон, Софья, Әминә, Арина, Асель, Руслан, Богдан, Ева, Кәрим, Дмитрий. Сирәк кушылган исемнәр: Бриллиант, Зинаида, Устина, Клим, Иллария, Фатыйма, Сәйдәш, Жасмин, Ольга, Алекс, Элла, Аврора.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 131 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Фото: www.pixabay.com | Profile

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X