Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерым урыннарда түләүле парковкаларны тыячаклармы?

Дәүләт Советында аерым урыннарда түләүле парковкаларны тыю турында закон проекты каралды. Фәрит Мөхәммәтшин закон проектының кайсы маддәләре борчуын ачыкларга кирәклеген әйтте.

ТР Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» закон проекты каралды. Кайбер территорияләрдә түләүле парковкаларны тыюны күздә тоткан ТР законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин документның Федераль закон нигезендә әзерләнгәнен әйтте. Аның буенча, РФ субъектлары башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнары бу мәсьәләләрдә үз вәкаләтләрен билгеләргә тиеш.

Бу вәкаләтләр нигезендә, түләүле парковкаларны белем бирү оешмалары, шул исәптән балалар бакчалары, дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары урнашкан территорияләрдә, күп фатирлы йортларның гомуми мөлкәтенә караган җир кишәрлекләрендә урнаштыру тыела.

Дәүләт яисә муниципаль милек җирләрендә урнашкан түләүле парковкалар, Казан шәһәрендәге практикага таянып, эш көннәрендә һәм шимбә җирле вакыт буенча 21 сәгатьтән алып 7 сәгать 00 минутка кадәр бушлай кулланыла. Транспорт чарасында 15 минутка кадәр туктап тору мөмкин. Ял көннәрендә һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә түләүсез файдаланыла.

Закон проекты буенча, түләүле парковкалар инвалидлар өчен бушлай. Шәхси парковка хуҗасы бушлай яки ташламалы нигездә файдалану хокукына ия кешеләр категорияләрен үзе билгеләргә хокуклы.

Депутат Артем Прокофьев фикеренчә, закон проекты нигезе аңлатылмаган. Аның сүзләренчә, закон проектының асылы «юл хәрәкәтен оештыруда нәтиҗәлелекне тәэмин итү». «Бу төшенчә аркылы теләсә нәрсәне уйларга була. Машиналарга шәһәр үзәкләренә керү мөмкинлеге чикләнергә дә мөмкин. Шәхси транспорт куллануга чикләүләр болай да җитәрлек», - диде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев бу мәсьәләнең Казанга гына кагылмавын, шәһәр планировкалары камил булмау бөтен дөньяга хас булуын белдерде.

Марат Галиев фикеренчә, тыгыз хәрәкәтне закон белән тыю кирәк. «Парковкалар безнең киләчәк. Барыбыз да бөкеләрдә торганны хәтерлибез. Хәзер бу мәсьәләдә алга китеш бар. Зур шәһәрләрдә метро станцияләре янында парковкалар булуы кулай. Бу җәмәгать транспортына күчеп утырыр өчен стимул. Дөньяда акланган бу», - диде.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәр якның фикерен исәпкә алу зарурлыгын әйтте. «Закон проекты бу мәсьәләне җайга салуга юнәлдерелгән. Безне, муниципаль хакимиятне кайсы маддәләре борчуын ачыкларга кирәк. Без бит закон проектының хатасыз кулланылуын телибез», - диде. Закон проекты декабрьдә икенче һәм өченче укылышларда каралачак.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев