Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укучылар 7,5 миллион сум эшләгән

Быел җәйге каникулда 900 укучыны эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Узган атнада мәшгульлек үзәге мәктәп директорлары, оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев катнашып, җәйге хезмәт чиреген оештыруда һәр балага аерым якын килү, ата-аналар, мәгариф учреждениеләре, оешма вәкиләре белән аңлашып эшләү зарурлыгына басым ясады. Оешмаларда укучыларны эшкә кабул итәргә теләмәү очраклары булганда бу хакта хакимияткә вакытында хәбәр итү кирәклеген искәртте. Районда хезмәт тәрбиясе белән чыгарылыш сыйныфлардан һәм 9дан соң мәктәптән китүчеләрдән тыш, һәр сәламәт укучыны колачлау бурычы куела. Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру үзәге директоры Данис Габдерахманов әйтүенчә, район балаларны эшкә урнаштыруда республикада иң яхшы күрсәткечкә ирешкән. 2015 елда алар 7,5 миллион сум акча эшләгәннәр. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан егет-кызлар ай саен хезмәт хакыннан тыш 1275 сум акча алып бара (эшсезлек пособиесеннән 1,5 тапкыр күбрәк). Бу акча балигъ булмаган бала исеменә ачылган банк картасына кү­чә. Хезмәт кодексы нигезендә, мәктәп яшендәге балаларга тү­ләү минималь хезмәт ха­кыннан да кимрәк бу­лырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне мәшгульлек үзәкләре каникуллар чорында аеруча контрольдә тота. Балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштырганда түбәндәге балалар өстенлекләрдән файдалана, ягъни иң бе­ренчеләрдән булып эш­кә алына: дәүләт ка­ра­магындагы урыннарда (балалар йорты) тәрбияләнүчеләр; ятим балалар; физик яктан сәламәтлеге чикле балалар; әти-әнисе эшсез булган гаиләдә яшәүче үсмерләр; ялгыз әти яки әни белән үсүче үсмерләр. "Быел яңалык шул: эшләүче укучыларга хезмәт кенәгәсе ачасы була",- диде Д.Габдерахманов.
Шул ук көнне үзәктә исәптә торучылар өчен вакансияләр ярминкәсе дә үткәрелде. Унга якын оешма вәкиле 40тан артык эш урыны тәкъдим итте.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев