Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вак-төяк тә игътибар сорый

Узган атнада Явлаштау авыл җирле­гендә Равил Гасыймов рәислегендә Саба муниципаль районы хезмәтне саклау буенча координация советының күчмә утырышы үткәрелде.

Әлеге гаять мөһим мәсьәләдә турыдан-туры эш урыннарында алып барылган сөйләшү йогынтылы һәм үтемле булды. Төрле тармакларда эшләрнең торышы белән якыннан танышырга, проблемалы мәсьәләләрне күтәрергә һәм алда торган бурычларны төгәлрәк билгеләргә ярдәм итте. Эш урыннарында хуҗалык­ларда хезмәтне саклау буенча хәл итәселәр байтак, беренче карашка вак-төяк булып күренгән нәрсәләргә дә җитди игътибар бирү кешеләр сәламәтлегенең, матди кыйммәтләрнең сакланышын тәмин итә. Әйтик, биналарда беренчел янгын сүндерү чараларын булдыру гына түгел, аларны дөрес урнаштыру да мөһим. Утсүндергеч йә кронштейнга эленгән хәлдә, йә махсус әрҗәдә тотылырга, күрсәткеч билге дә булырга тиеш. Казаннан килгән белгеч- "Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе" коммерцияле булмаган оешмасы эксперты Лидия Талантаева авыл җирлегендәге үткәрелгән тикшерү барышында бу мәсьәләгә медицина, мәгариф, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренең игътибарын кат-кат юнәлтте. Бер бинада берничә учреждение булганда, һәрберсендә янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кеше билгеләнергә, коткару хезмәте телефоннары да һәрберсендә күзгә күренерлек урынга язылып куелырга тиешлегенә басым ясалды. Техника куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән инструктажларның датасы күрсәтелмәгән журналлар хакында да сүз кузгатылды. Мишәбаш башлангыч мәктәбендә алып барылган ремонт эшләрендә түшәмгә буй җитсен өчен аннан-моннан гына урнаштырылган баскычларга да тап булдылар координация советы әгъзалары. Явлаштау авылындагы авыл хуҗалыгы машиналары остаханәсендә дә хезмәтне саклауга кагылышлы җитди сөйләшү булды. "Санитария-көнкүреш таләпләре үтәлми. Һич югы, кул юар өчен юынгыч булса да куярга кирәк иде бит",- диде Лидия Талантаева биредәге эш шартлары белән танышканнан соң.

Тулырак язма "Саба таңнары" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев