Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вакансияләр ярминкәсе

Узган атнада спорт комплексында үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә эшсезлек буенча исәптә торучыларга барысы 12 оешма-учреждение вәкиле хезмәт урыны тәкъдим итте.

Вакантлы урыннар шактый. Әйтик, мәгариф учреждениеләренә укытучылар, картлар йортына инструкторлар, моннан тыш райондагы оешмаларга иминият агентлары, шәхси предприятиеләргә эшчеләр кирәк. Шулай ук Казандагы үсемлек майлары эшкәртүче заводларның берсеннән дә, эшкә кешеләр чакырып, вәкилләр килгән иде. Вакансияләр ярминкәсендә 10га якын кеше үзенә эш урыны белеште. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар үзләренә ошаган, яңадан сайларга теләгән һөнәрләр исемлеге язылган анкета да тутырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев