Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әй, китабым

Яшьлегемдә укылган, Китап минем кулымда. Күпме акыл һәм көч биргән, Минем яшәр юлыма. Әй, яшьлегем китабы, Хөрмәтлемен мин сиңа. Тел ачкычым, тәрбиячем, Укытучым син миңа. Әй, китабым, син миңа, Акыл, зиһен бирүче. Уйларымны җайга салып, Хис-шигырьгә илтүче. Әй, китабым, сиңа сыйган, Мәхәббәт, наз, гомерләр. Математика, биология, Химик, физик белемнәр. Әй,...

Яшьлегемдә укылган,

Китап минем кулымда.

Күпме акыл һәм көч биргән,

Минем яшәр юлыма.

Әй, яшьлегем китабы,

Хөрмәтлемен мин сиңа.

Тел ачкычым, тәрбиячем,

Укытучым син миңа.

Әй, китабым, син миңа,

Акыл, зиһен бирүче.

Уйларымны җайга салып,

Хис-шигырьгә илтүче.

Әй, китабым, сиңа сыйган,

Мәхәббәт, наз, гомерләр.

Математика, биология,

Химик, физик белемнәр.

Әй, китабым, сез бит хәтер,

Үткән тарих, зур мирас.

Яшәүләре ай-һай җиңел,

Күңел-хисләр бай булгач.

Әй, китабым, йөрәгемдә,

Син алдың бөек урын.

Без китсәк тә, син мәңгелек,

Яңа үрләргә үрләсен,

Сине укып яңа буын.

Сәлимә Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев