Яшәү көче
Бу инде шагыйрә Миңнегөл Манихованың "Сүз" нәшриятында, язучы Шаһинур Мостафин мөхәррирлегендә чыккан икенче китабы.
Беренче шигырьләр җыентыгы әле 2008 елда гына дөнья күргән һәм тиз арада таралып та беткән иде. Кай арада Миңнегөл Вахит кызының күңеленнән чишмә булып моң агылгандыр. Шигърияткә ихлас гашыйк, күзәтүчән һәм тумыштан бирелгән сәләте булган кеше генә шулай тиз арада тагын 150дән артык шигырь иҗат итә аладыр, мөгаен.
Беренче карашка Миңнегөл Манихова шигырьләрендә әллә нинди тирән фәлсәфә дә, искитәрлек чагыштырулар да, сискәндерерлек шигъри бизәкләр дә юк шикелле. Шул ук вакытта авторның әйтергә теләгән сүзе үзенең гадилеге, эчкерсезлеге, самимилеге белән җәлеп итә. Баксаң, әнә шулай гади итеп язып та укучы күңеленә үтеп кереп була икән. Якташыбызның шигырьләре тын елга агышын хәтерләтә. Аның суы иртәме-соңмы диңгезгә барып җиткән кебек, Миңнегөл Манихованың шигырьләре дә күңелгә үтеп керә, җанны үзенә генә хас булган ниндидер җылылыгы, самимилеге белән сугара.
Гомумән, якташыбыз иҗатында бу юлы да туган як табигатенә мәдхия җырлауга, ел фасылларын ул үзе генә белгән бизәкләре аша сурәтләүгә зур урын бирелгән. Шагыйрәнең лирик диапазоны киң, күңел офыклары белән бар дөньяны колачлый. Шуңа да ул туган як җырчысы булу белән чикләнеп калмыйча, каләмен бар кешелекне борчыган күренешләргә дә юнәлдерә.
Районыбыз шагыйрәсенең әнә шулай тиеш урында борчылып, уңышка юлыкканда куанып язылган шигырьләре белән укучылар китапны кулларына алгач танышырлар. Шәт, битарафлар аз булыр, Миңнегөл Манихованың бу китабы да үз укучыларын табар дип ышанабыз.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев