Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Язгы мизгелләр" фотоконкурсы һәм шигырь бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләдек [фоторепортаж]

Бүген редакциябездә зур кунакларны кабул иттек. Дөресрәге, безнең актив укучыларыбызны, без аларны әле якын итеп - "интернет дусларыбыз" дип тә атыйбыз.

2 ай буе барган "Язгы мизгелләр" фотоконкурсы һәм шигырь бәйгесе җиңүчеләрен әнә шулай, күнегелгән гадәт буенча, редакциябезгә чакырып тәбрикләдек. Бу шатлыклы мизгелләр белән уртаклашырга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та килде.

Конкурста 30лап кеше катнашты, кайберәүләр берьюлы берничә иҗат эше җибәрде. 2 ае буе без сайтыбызның "В контакте"дагы кушымтасында сезнең фотосурәтләрегезне карап хозурландык, шаян шигырьләрегезне укып көлдек тә, уйландык та, сокландык та. Бар катнашучыларыбызга да зууууур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Бәйгегә газетабызның күптәнге дусты (алар без уздырган бер генә чарадан да читтә калмыйлар, рәхмәт яугырлары) -"ФРГ" җәмгыяте иганәчелек итте. Бүләкләрне үз кулларыбыз белән тапшырыйк әле дип, редакциябезгә Фәнзил, Роберт, Гөлия иртә баштан ук килеп керделәр.

Безнең бик тә юмарт, бал кортларыдай җитез, тырыш спонсорларыбыз ФРГ - Фәнзил, Роберт, Гөлия!

Бик җылы, матур очрашу булды ул! Таһир Габдерахман улы да : "Бу традицияне дәвам итәргә кирәк, сездән яңа конкурслар көтеп калабыз" дип безгә янә канатлар куйды.Булыр, Аллаһ боерса! Кунакларны озатуга, инде яңа конкурс белән яна башладык...:)

"Хәзерге вакытта бәби белән өйдә утырам, бу конкурс турында ишеткәч,менә катнашырга булдым. Беренче урын алуыма бик сөендем ди" - Гөлназ Гатиятуллина.

Мәрьям Гафурова - минем кечкенә кызым, конкурска эшләрне аның исеменнән җибәрдек. Фотолар төшерергә яратам. Иҗат эшләрем башкаларга да ошагач, шатмын", - дип уртаклаша фотолар бәйгесендә 1 урын алган Ләйсән.

Резеда Хамидуллина (3 урын) "Умырзаялар" фотосы белән танылды.

Шигырь бәйгесендә 2 урын алган Илнар Хаҗиев Казанда укуда икән. Имтиханнар биреп йөри, шуңа да бүләкләү тантанасына аның урынына әнисе Алсу ханым килде.

Фәнил Фәлахиев газетабыз уздырган бәйгедә инде икенче тапкырын катнаша. "Хәзер таксига эшкә кердем, интернетта бик утырып булмый шул. Шулай да җаен табасы булыр инде", - ди ихластан елмаеп.

Гөлия Нигъмәтҗанова үзенең иҗат эшләре белән фотоконкурста да, шигырь бәйгесендә дә катнашты һәм призлы 2нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X