Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үз бизнесыңны булдыр!

Салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча эшчәнлек кысаларында РФ Федераль салым хезмәте "Создай свой бизнес" дигән брошюра эшләде.

Брошюрада үз бизнесын булдырырга һәм алып барырга теләүчеләргә эзлекле инструкция бирелгән. Федераль салым хезмәте белгечләре үз эшләрен башлаганда һәм бизнес белән шөгыльләнә башлаганда эшмәкәрләр еш биргән сорауларны анализлаганнар. Нәтиҗәдә аларга җавапларны брошюрада табарга мөмкин. Анда шулай ук салым түләү системасын сайлау буенча да киңәшләр бирелгән, һәр төрнең нечкәлекләре тасвирланган, тикшерүгә ничек әзерләнергә, бизнесны ничек үзгәртеп корырга кирәклеге аңлатылган.

Брошюра белән Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (http://www.nalog.ru/htmI/docs/15.10.12_IP.pdf, http://www.nalog.ru/htmI/docs/15.10.12_UL.pdf) танышыр­га була.

Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев