Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Ике хатынлылык темасына багышланган «Остазбикә» фильмында кемнәр уйнаячагы билгеле

Фильм “Татаркино” хисабына Буа районында төшерелә.

Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәренә нигезләнеп төшерелә торган кыска метражлы фильмда төп рольләрне башкарачак артистлар исемлеге расланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмның идея авторы, продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Гаяз Исхакыйда – Сәгыйдә, ә заманчалаштырылган вариантында Айсылу исемен йөрткән героиняны Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина башкарачак.

Аның ире – авыл имамы Сәет ролендә - Динар Хөснетдинов. Татар телефильмнары тамашачысы Динар Хөснетдиновны “Ак чәчәкләр” телефильмындагы Мансур роле аша яхшы таный. Мәдинә Гайнуллина быел “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты иде. Төп рольләрне уйнаучы артистлар ике кастинг аша сайланды.

Гаяз Исхакый әсәрендә сюжет буенча, Сәгыйдә абыстай, Вахит мулла белән унике ел бергә яшәп тә балалары булмагач, үзе димләп, муллага яшь хатын алдыра. Язучы остазбикәнең каршылыклы хисләренә һәм аның үз эмоцияләрен җиңә алуына зур урын биргән. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмны ике хатынлылык темасын күтәрә, дип карарга ярамый. Монда сюжет та, финал да башкачарак.

  • Фильм “Татаркино” хисабына Буа районының Килдураз авылында төшерелә. Фильм 3 августта төшерелә башлый.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев