26 июль 2018 яңалыклары
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин яшь мөселманнарның белемнәрен тикшерде
Мөфти ислам университетының "Рәшидә" үзәгендә белем алучы балалар белән очрашты.
-
Татарстан баш балалар хирургы балалар җәрәхәтләнүенең төп сәбәпләрен әйтте
Биредә төп өч сәбәп: паркур, руфинг һәм зурлар тарафыннан баларга тиешенчә күзәтү булмау тора.
-
Татарстан Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк
Республика һәм шәһәр көнен салют, концерт һәм тантаналы кабул итү белән билгеләп үтәчәкләр.
-
“Кояшымның бер елы да җитте”: әнисе Хәния Фәрхигә атап аш үткәрә
Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз киткәненә иртәгә бер ел була. Якыннары да, тамашачылары да яраткан җырчысының юклыгына әле дә ышанып җитә алмый. Интенетта Хәния Фәрхи турында якты истәлекләр, язмалар, фото һәм видеолар чыга тора.
-
Казанда тәрәзәдән кереп фатир басып йөрүчене тоткарлаганнар
Карак фатирларга аскы катлардагы ачык тәрәзәләрдән үтеп керә торган булган.
-
Кореяча кыяр рецепты
Рецепт.
-
Ике хатынлылык темасына багышланган «Остазбикә» фильмында кемнәр уйнаячагы билгеле
Фильм “Татаркино” хисабына Буа районында төшерелә.
-
Августта татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә
Татарстан Республикасының «Татарстанның бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» карары нигезендә, 30 август — Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме ял көннәре дип исәпләнә.
-
Россия хатын-кызлар җыелмасы Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының төп раундында җиңде
Киеренке көрәштә Виталий Волынченко командасы Дания гандболчыларын 2:0 исәбенә отты.
-
“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты
Чишмә янәшәсендә Туфан Миңнуллинның "Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәр татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел" дигән сүзләре язылган.
-
Марат Әхмәтов республика игенчеләренең уракка кисәк кенә һәм кинәт төшүен әйтте
Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, республиканың 30 районы урып-җыю эшләренә керешкән.
-
Радик Юльякшин яшьләрдә ана теленә мәхәббәт уятырга тели!
Радик Юльякшинның иҗатын теле ачылмаган баладан алып, өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр үз итә. Шыгрым тулы залларда елга 300дән артык концерт куя ул. Кечкенә балалар сәхнәгә менеп җырчы репертуарыннан яраткан җырларын башкара. Күп кенә әңгәмәләр вакытында Радик үзенең иҗаты аша татар, башкорт телләре үсешенә уңай йогынты ясарга, яшьләрдә ана теленә мәхәббәт уятырга теләвен әйтә.
-
Пирог с творогом
Рецепт.
-
Казанда “Кол-Шәриф” мәчете кашында тверк биюче кызны гаеплиләр [видео]
Соцчелтәрләрдә «Кол-Шәриф» мәчете каршында тверк стилендә биюче Анастасия Малышева исемле кызга гаепләү белдерәләр. Кызның ике егет белән бергәләп «Слышь, полицай, че тебе надо?» дигән җыр астына биюләрен халык әдәпсезлек дип кабул итә.
-
Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза
Болгарда 22-29 июль көннәрендә VI мөселман яшьләре форумы уза.