Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза

Болгарда 22-29 июль көннәрендә VI мөселман яшьләре форумы уза.

Форумда катнашучылар 22  июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын алу белән тарихи Болгарга юл алдылар. Җәйге ял итү һәм белем алу форумының программасы эчтәлекле. Яшь мөселманнар өйлә намазына кадәр белем алса, төшке аштан соң алар төрле тренинглар, квест яисә мастер класслар белән мәшгуль. Гыйлемле остазлардан белем алу белән беррәттән форумда катнашучылар үзләренең сәламәтлекләре турында да онытмыйлар. Бик теләп төрле спорт ярышларында катнашалар һәм татар халкының милли уеннарын да искә алалар.

Әйтик, кичә генә мөселман туташлары аулак өй уздырдылар. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм борынгы йолаларын искә алып “Кич утыру” оештырдылар. Алар чигү чиктеләр, тәмләп коймак пешерделәр һәм мөселман егетләрен чәй белән сыйладылар.

Егетләр исә үзләренең булдыклыкларын ук атуда сынадылар. Өлгәре мастер-класста катнашсалар, соңыннан уктан ату турнирында ярыштылар. Уктан ату  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сөннәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) хәдисләренә мөрәҗәгать итсәк, аларның берсендә ул балаларны уктан атарга, йөзәргә һәм атта йөрергә өйрәтергә кушкан. Шул сәбәпле мөселман егетләре өчен бу спорт төре бер дә чит түгел, киресенчә мөһим спорт төрләренең берсе. Иң очкын күзлеләрдән беренче урынны яулаган Туганаев Рамазан, икенче урынны Хафизов Рөстәм, өченче булып Бикмөхәммәтов Салих табылды. Заманчарак ату коралы булган арбалет ярышында беренче урын Гыйрфанетдинов Азатка, икенче урын Исмәгыйлев  Альмирга, өченче урын Газыймов Русланга бирелде.

Бүген мөселман яшьләре Болгар белән таныштылар, тарихи урыннарда экскурсиядә булдылар.

Җомга көнне форумда катнашучылар Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачак.  

Фото: http://dumrt.ru
http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев