Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Кол-Шәриф” мәчете кашында тверк биюче кызны гаеплиләр [видео]

Соцчелтәрләрдә «Кол-Шәриф» мәчете каршында тверк стилендә биюче Анастасия Малышева исемле кызга гаепләү белдерәләр. Кызның ике егет белән бергәләп «Слышь, полицай, че тебе надо?» дигән җыр астына биюләрен халык әдәпсезлек дип кабул итә.

«Изге урынны махсус сайлаганнармы? Гауга чыгарыр өчен эшләнгән эш», дип комментарий яза интернетчылар.

Малышеваны видео тирәсендә шау-шу чыгарып, үзенә антиреклама ясап подписчиклар җыюда гаеплиләр. Мәскәү кызының «Танцы» проектына кастинг үтүе дә билгеле, дип хәбәр итә realnoevremya.ru.

Анастасияне яклаучылар да бар.

«Бу кыз әллә нәрсә эшләмәгән. Ул мәчет эченә кермәгән, динне мыскыл итмәгән», дип яза андыйлар.

 

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев