Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театры спектакльләрен һәм юбилей кичәләрен «Татар-информ» аша онлайн карап булачак

1 февральдә «Татар-информ» аша Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектакле күрсәтеләчәк.

Иртәгә, 1 февральдән башлап, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт ала – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлайн күрсәтелә башлый. Алдагы ике ай эчендә ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә.

Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.

1 февральдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар «Татар-информ» аша Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен карый алачак. Спектакльне 2012 елда Лилия Әхмәтова куйган. Рәссамы – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композитор – Резеда Әхиярова. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/158/

19 февральдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсе. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

18 мартта, «Яшь йөрәкләр/Молодые сердца» спектакле күрсәтеләчәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

26 мартта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе. Башлана - 19.00 сәгатьтә.

Юбилей кичәләре һәм спектакльләр татар телендә бара.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев