Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Кариев театры армиягә китүчеләр өчен спектакль күрсәтте

Татарстан хәрби комиссариатында Р.Шәрифнең “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен куйганнар.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры армиягә китүчеләр өчен спектакль күрсәткән. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.

Артистлар 29 июньдә Татарстан хәрби комиссариатында Р.Шәрифнең “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен куйган.

Тамашаны “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында армия сафларына алынучы Татарстан егетләре карады. Спектакльдән соң, артистлар аларга уңышлы хезмәт итүләрен һәм сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты театр тарафыннан 2014 елда тормышка ашырыла. Аны Татарстан Республикасы Президенты хуплады.

Фото: karievteatr.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев