Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казан режиссеры әфган сугышы турында төшергән фильмын иң уңышлысы дип саный

Яшь кинорежиссер Руслан Вәлиев әфган сугышына багышлап төшергән "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмы турында сөйләде.

Яшь кинорежиссер Руслан Вәлиев әфган сугышына багышлап төшергән "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмын  иң зурысы һәм уңышлысы дип атады. Бу фикерен ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Фильмның төп героинясы сөйләгәннәрдән соң, аның нәрсә турында әйтәсе килгәнен аңладым. Баласына һәм гаиләсенә карата тапкан бәхет - ул чынлап та булырлык әйбер. Сугышны, аңлашылмаучанлыкны, кайгыны үтеп, Рәйхана апа максатына ирешә", - диде ул.

Яшь кинорежиссер фильмның Халыкара мөселман киносы фестиваленә эләгү тарихын сөйләде. "Диплом эшен яклаганда оештыручыларнын берсе - Альбина Нәфыйгова да бар иде. Ул фильмны ошатып, безгә гариза җибәрергә киңәш итте. Фильм "Иң яхшы кыска метражлы фильм" номинациясендә җиңеп чыкты", - диде ул.

2016 елда Халыкара мөселман кинофестивалендә җиңгәннән соң, әлеге фильм белән төрле кинофестивальләрдә катнашып, урыннар яулый.

Руслан Вәлиев хәзер фильмнарга сценарийлар язу белән шөгыльләнгәнен әйтте. 

  • Фильм төп героиня - Рәйхана Җиһаншина истәлекләреннән тора. Яшь медицина хезмәткәрен танышы Соня белән әфган сугышына җибәрәләр. Алар авырулар ашаган бердәнбер тәлинкәдән туклана, электр уты булмый, тиф чире йога. Сугыштан кайткач, тапкан  баласы алты айда үлә. Икенче баласы Александрны ундүрт ел буена авылда тәрбияләп үстерә. 

 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X