Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Әминә Миндияр ир-ат белән хатын-кыз кочаклашмаган татар театры турында хыяллануын әйтте

Яшь режиссер бу хыялы турында “Татар-информ”ның “Шәһәрчеләр” проектына интервьюда сөйләде.

Театр режиссеры Әминә Миндияр татар спектакльләрен сәхнәдә ир-ат белән хатын-кыз кочаклашмый торган итеп кую турында хыяллана. Бу хакта ул “Татар-информ”ның “Шәһәрчеләр” проектына интервью биргәндә әйтте.

“Режиссерлыкка укый башлагач, үземә беренче курстан ук шарт куйдым: сәхнәдә кызлар һәм егетләр кулга-кул тотынышмыйлар, кочаклашмыйлар. Кызганычка, әлегә бу хыялга тугры калып булмый. Иншаллаһ, киләчәктә берәр форма уйлап чыгарырмын, мондый мөнәсәбәтләрне күзгә ташланмаслык итеп күрсәтермен”, - диде ул.

Әминә Миндияр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыганда Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен куйган. Студентлар әсәрдәге сүгенү сүзләрен, урын-җырдә сикерүләрне, шаярту-кочаклашу күренешләрен төшереп калдырган.

“Мин хәзер иран фильмнарын карыйм, төрек фильмнарын... Анда мәхәббәт турында сөйләсәләр дә, ничектер бик тыйнак итеп иҗат итәләр, аларда шакшылык юк”, - ди яшь режиссер.

Хәзерге вакытта Әминә Миндияр - Г.Камал театры проекты булган "D`әrt" һәвәскәрләр труппасы режиссеры. Ул театр өлкәсендә иҗат итү өчен заманында Рәшидә абыстай Исхакыйдан фатыйха алуын әйтә.

Фото: Рамил Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев