15 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Россиянең иң яхшы юллы шәһәрләре рейтингында Чаллы икенче урынны алган
Казан шәһәре рейтингның сигезенче баскычында урнашкан.
-
Казан аэропортына исем сайлау өчен тавыш бирүдә Тукай беренчелеккә чыкты
"Казан" аэропорты исемен татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев исеме арасыннан сайлау бара.
-
Татарстан наркологлары бер кап тәмәке бәясен 400-450 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Тәмәке бәясе Европа илләрендә кебек кыйммәт торса, бу начар гадәттән барлыкка килгән авыру очракларын киметеп булачак, ди табиблар.
-
Көндез 16 ноябрьдә Казанда бераз җылытачак
16 ноябрьдә Казанда коры һәм чагыштырмача җылы һава торышы көтелә. Җомгага каршы төндә болытсыз булачак, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, иртәнгә – салмак җил. Һаваның минималь температурасы минус 10-12 градус тәшкил итәчәк. Көндез бераз җылы булачак – минус 1-3 градус. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил саклана.
-
Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак
Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
-
Татарстан табиблары ел саен меңнән артык кешедә үпкә яман шешен ачыклый
Россиядә бер ел эчендә әлеге коточкыч авыру 60 меңгә кадәр кешене зарарлый, ди белгечләр.
-
Министр урынбасары акча уйната
Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов соңгы арада инстаграмында акча уйнату белән мавыга башлады. Әле бер атна элек кенә инстаграмдашлары арасында конкурс уздырып, җиңүченең телефон номерына мең сум акча юллаган иде.
-
Җирне сөйгән ир солтаны
УЛ ҺӘР КӨННЕ ТАҢ БЕЛЕНҮ БЕЛӘН УЯНА. ГОМЕР БУЕ КОЯШ БЕЛӘН БЕРГӘ ТОРЫРГА ГАДӘТЛӘНГӘН, БӨТЕН ГОМЕРЕН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНА БАГЫШЛАГАН РАИФ СӘМИГУЛЛА УЛЫ ШИҺАБИЕВНЫҢ БУ КӨННӘРДӘ ГОМЕР ЙОМГАКЛАРЫН ТӘГӘРӘТКӘН МӘЛЕ. ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯЛЕ ҖИТӘКЧЕ, РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ АТКАЗАНГАН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ БЫЕЛ 70 НЧЕ КӨЗЕН КАРШЫЛЫЙ.
-
Рамзан Кадыров 5 яшьлек балага ап-ак Mercedes бүләк итә [фото-видео]
Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыров биш яшьлек малай Рәхим Куриевка кыйммәтле чит ил машинасы бүләк иткән.
-
Татарстанда үзмәшгуль кешеләрдән салым түләттерүче федераль закон кабул ителде
Һөнәри табышка салым кертүче әлеге закон эксперимент буларак, ун ел дәвамында Россиянең дүрт төбәгендә гамәлгә ашырылачак.
-
Россиядә яшьләр арасында дини экстремизм белән бәйле җинаятьләр ун тапкыр арткан
Ачыкланган җинаятьләр саны артуны хокук саклау органнарының уңышлы эшчәнлеге белән бәйлиләр.
-
Әминә Миндияр ир-ат белән хатын-кыз кочаклашмаган татар театры турында хыяллануын әйтте
Яшь режиссер бу хыялы турында “Татар-информ”ның “Шәһәрчеләр” проектына интервьюда сөйләде.
-
Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен консультация пунктлары ачылган
Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.
-
Хезмәт министры пенсия алды яшендәге кешеләрне эштән җибәргәнгә җаваплылык турында кисәтте
Татарстанда пенсия яшенә якынлашкан гражданнарның хезмәткә булган хокуклары үтәлешен прокуратура вәкилләре күзәтәчәк.
-
Биюче полицейскийлар Интернет йолдызларына әверелә [видео]
Әлеге ролик 12 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми «Твиттер»ында пәйда булды.