Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең иң яхшы юллы шәһәрләре рейтингында Чаллы икенче урынны алган

Казан шәһәре рейтингның сигезенче баскычында урнашкан.

Россиянең иң яхшы юллы шәһәрләре рейтингының икенче баскычында Чаллы урын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы SuperJob тикшеренүләренә таянып хәбәр итә.

Россиялеләргә үз шәһәрләрендәге юлларның сыйфатына бәя бирергә тәкъдим иткәннәр. Чаллыда яшәүчеләр моны 3,75 балл белән бәяләгән. Төмән халкы исә бу җәһәттән Чаллыны уздырган (4,25 балл). Мәскәү – өченче урында.

Казан шулай ук иң яхшы юллы ун шәһәр арасына кергән: Татарстан башкаласында яшәүчеләр шәһәрдәге юлларның сыйфатын 3,27 балл белән бәяләгән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Казан рейтингның сигезенче баскычында урнашкан. Владивосток рейтингның иң соңгы баскычын били.

  • Быелның 25 октябреннән 12 ноябрьгә кадәр үткәрелгән сораштыруда Россиянең халкы 50 меңнән арткан 37 шәһәрендә яшәүчеләр катнашкан. Барлык респондентлар да 18 яшьтән өлкәнрәк һәм машина йөртү таныклыклары бар.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев