Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан табиблары ел саен меңнән артык кешедә үпкә яман шешен ачыклый

Россиядә бер ел эчендә әлеге коточкыч авыру 60 меңгә кадәр кешене зарарлый, ди белгечләр.

Татарстанда һәр ел 1,3 мең кеше үпкә яман шеше белән авырый башлый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының беренче торакаль бүлеге табиб-онкологы Илдар Хәлимов сөйләде.

“Тәмәке тарту гадәте белән яман шеш авыруы арасында бәйләнеш булуы күптәннән расланган. Тәмәке тартудан килеп чыккан яман шеш онкология авыруларыннан үлем-китем очракларының якынча 30 процентын тәшкил итә. Безнең илдә үпкә рагы белән һәр елны 55 меңнән алып 60 меңгә кадәр кеше авырый. Татарстанда ул елына 1,2-1,3 мең кеше дигән сүз. Әлеге саннар артмый, алар тотрыклы төстә югары булып кала бирә”, - диде белгеч.

Шулай ук матбугат конференциясендә Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий чыгыш ясады. Ул Россиядә тәмәкегә бәяләрнең бик нык артуы халыкны тәмәке тартудан килеп чыккан авырулардан сакларга ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев