Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үзмәшгуль кешеләрдән салым түләттерүче федераль закон кабул ителде

Һөнәри табышка салым кертүче әлеге закон эксперимент буларак, ун ел дәвамында Россиянең дүрт төбәгендә гамәлгә ашырылачак.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары үзмәшгуль гражданнарга салым салу турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Һөнәри табышка салым кертүче әлеге закон эксперимент буларак Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре һәм Татарстанда тормышка ашырылачак. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 ел азагына кадәр гамәлдә булачак. 

Үзмәшгуль кешеләрнең физик затларга товар сатканда яки хезмәт күрсәткәндә алган керемнәренә – 4 процент күләмендә, ә инде товарларны һәм хезмәтләрне юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тәкъдим иткәндә салым ставкасы 6 процентны тәшкил итәчәк. 

Бу төр салымнан кергән табышның 63 проценты Россия субъекты бюджетына, 37 проценты федераль Мәҗбүри медицина иминияте фондына күчереләчәк.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев