Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

2000НЧЕ ЕЛДА ТУГАН БАЛАЛАР 120ГӘ КАДӘР ЯШӘЯЧӘК

Балаларга укытыла торган әйберләрнең 95 проценты инде бүген үк әһәмиятле түгел. Ә берничә елдан соң белем бирү системасы тормышка яраклы булмаска мөмкин. Чөнки киләсе 10 елда бүгенге профессияләрнең 15 проценты юкка чыгачак. Бу – Россия психологы Людмила Петрановская фикере. Ул балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә яңа формаларга күчәргә тәкъдим итә.

Белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә интернет һәм социаль челтәрләр зур роль уйный. “Балагыз сездән анда теркәлү өчен рөхсәт сорап тормаячак. Тәнәфес вакытында сыйныфташы телефоныннан кереп теркәлә, һәм сез моның турында белми дә каласыз. Һәм, гомумән, ул социаль челтәрләрне, интернетны сездән яхшырак белә”, – ди Петрановская.

Хәзерге балалар нәрсәне дә булса олылардан яхшырак белә. Бу кешелек тормышында беренче тапкыр шулай икән. Белгеч фикеренчә, моның турында артык борчылып, ата-аналар балаларына басым ясый башлый. Олылар балаларыннан киләчәк тормышка туры килүне таләп итә. Ә ул киләчәкнең нинди булуы билгесез. Мондый әниләрне “әни-вертолет”, дип тә атыйлар. Алар, квадрокоптер сыман, бала өстендә тора һәм киләчәге турында даими кайгырта.

Кайбер фаразлар буенча, 2000нче елдан соң туган балалар 100-120 ел яшәячәк. (Әлбәттә, ниндидер катастрофа булмаса инде). Шуңа да, психолог баланы мәктәптә теге яки бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән бимазаларга кирәкми, дип саный. 120 яшькә кадәр яшәячәк кешенең, әгәр ул моны үзе кирәкле, дип санаса, фәнгә кереп китәргә дә җитәрлек вакыты булачак.

Балаларда нинди сыйфатларны тәрбияләргә кирәк?

1. Коммуникация

Бала мәктәпкә аралашырга яки “тусить” итәр өчен йөрсә, аны әрләмәгез. Балаларны нәкъ шушыңа өйрәтергә кирәк тә инде. Чөнки тормышка үтеп кергән виртуаль дөнья аларга бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек бирми диярлек.

2. Кооперация

Бу – башка кешеләр белән бергәләшеп эшли алу, берничә кеше башкарган эшнең зуррак нәтиҗәләргә китерүе. Кызганыч, моңа мәктәпләрдә өйрәтмиләр. Тик ул тормышта бик кирәкле сыйфатларның берсе. Коллективта атмосфера булдыра алу күнекмәсе – үсеп килүче буын өчен бик кирәкле.

3. Креативлык

Заманча мәктәпләрдә әле һаман да шаблон, клишелар күп кулланыла. Креативлыкка урын сирәк. Ә, баксаң, киләчәктә креативлык иң кирәкле сыйфатларның берсе булачак.

4. Тәнкыйди (критик) фикерләү

Мәктәптә моңа өйрәтмиләр. Чөнки тәнкыйди фикерләү сәләте булмаганнар белән идарә итү җиңелрәк. Ә бу сыйфат хәзерге вакытта булган ситуациягә анализ, дәлилләнгән нәтиҗәләр чыгару, үз бәяңне бирә белүне үз эченә ала. Ә теләсә нинди темада үз фикерең булу “кирәкле тема”ларны тагуга киртә булачак.

Әлбәттә, Людмила Петрановскаяның бу сүзләре белән килешү-килешмәүне сез үзегез хәл итәсез. Әмма технологияләр үсеше белән бергә, тормышның барлык сфералары да үзгәреш кичерүен онытмаска кирәк. Шуңа да вакытында тизлеген арттырып, системаның үзгәрергә тиешлеген аңлаганнар уңышка ирешәчәк. Шул сәбәпле, артык контроль һәм чикләүләр балага артык тәэсир ясамасын, дисәгез, аңа вакыт белән бергә атларга булышырга  кирәклеген аңлау кирәк.

Фото: yalkyn.ru

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X