Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

АКЫЛ ТЕШЕ КУРКЫНЫЧМЫ?

Акыл теше. Сүзен ишетүгә үк калтыратып куя, әйеме? Өстәвенә аның турында меңләгән миф йөри. Әйдәгез, бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле ? Акыл теше чыга башлаганчы, чанаңны җәйдән әзерләп куй.

Акыл теше башкаларыннан күпкә соңрак чыга торган гап-гади тешләр. Алар – рудимент, ягъни бүгенге көндә организмыбызга кирәк түгел.  Ә хәзер мифларга күчик:

1 миф. Акыл теше яшүсмер чакта чыга башлый.

Бу бик үк дөрес түгел: гадәттә, әлеге тешләр 18-25 яшләрдә чыга. Ә кешелекнең 10-15%ында бу тешләр бөтенләй чыкмый ала. Кайберәүләрдә 1-2се чыгып, калганнары  чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә норма булып авызда 28–32 теш булуы санала.

2 миф. Акыл теше чыккан вакыттагы авыртуга түзәргә кирәк.

Әлеге тешләр чыкканда һәр кеше диярлек дискомфорт тоя. Тән температурасы 1-2 градуска күтәрелә, казналыклар авырта. Әгәр уртлар (десна) һәм казнылыклар бик нык авыртса, уртлардан кан яки үлек чыкса, яңаклар шешсә, түзеп йөрергә кирәкми. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү мәслихәт.

3 миф. Акыл тешен алдырырга кирәк. Чыккан вакытта ук алдырсаң тагын да яхшы.

Акыл теше гадәти тешләрдән берни белән дә аерылмый. Әгәр дөрес итеп чыксалар һәм комачауламасалар, аларны алдырырга кирәкми.

4 миф. Акыл тешен алдыру куркыныч, авыр һәм авыртулы уза.

Бүгенге заманда теш алдыру алай ук куркыныч вакыйга түгел. Аны алдыру күп дигәндә 1-3 минутка сузылачак. Тешне алдырганнан соң ашамаска киңәш ителә. Кайнар эчемлекләр эчәргә, теш алган урынга тел белән кагылырга ярамый. Табиб киңәшләрен вакытында үтәгәндә яра 5-7 көн эчендә төзәлә.

5 миф. Акыл тешен дәвалап тормыйлар, алдыралар гына.

Юк, монысы да дөрес түгел. Бу тешләр кариеска тизрәк бирешүчән , әмма аларны дәваларга мөмкин.

 

Нәтиҗәләр ясар чак җитте:

– Рудимент булсалар да, акыл тешләре авыртусыз,  дөрес чыккан очракта бернинди дә зыяны юк һәм башка тешләрдән алар әллә ни аерылмый.

– Акыл тешләр чыккан вакытта еш кына авырттырып чыга. Әгәр әлеге авырту көчле булса, температура күтәрелсә, кан һәм үлек чыкса, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Акыл тешен алдыру мәҗбүри түгел. Әгәр алар комачауламаса, тияргә кирәкми.

– Тешне алдырырга туры килсә, табиб киңәшләрен үтәү мөһим. Барысын да дөрес эшләгәндә теш урыны тиз төзәләчәк.

Фото: www.pixibay.com | Pettycon

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев