Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Бала белән сөйләшегез

Баланың беренче тапкыр «әни» дип дәшкән көне әти-әнисенең күңелендә мәңгегә уелып калачак. Тик аңа кадәр бала белән сөйләшергә кирәк­ми дип уйларга ярамый. Киресенчә, бала белән аның туган көненнән башлап (иң яхшысы – туганчы ук) аралашырга кирәк. Әлбәттә беренче вакытта аралашу берьяклы гына булачак.

Мәсәлән: «Мансур – әйбәт малай. Дөньяда иң акыллысы. Син, улым, иң шәп егет, безнең кояшыбыз», - ди аңа әнисе һәм бишек җырлары көйли. Төрле ил галимнәре бала белән аралашу «телен» өйрәнгәннән соң, һәр милләттә дә аның бер үк төрле үзлекләргә ия булуын ачыклаганнар. Барлык өлкәннәр дә сабый балалар белән түбәндәгечә сөйләшәләр:

- катырак тавыш белән (тик кычкырырга кирәкми, балагыз бит әйбәт ишетә, ул бары сөйләшә генә белми);

- авызларын киң итеп ачалар һәм махсус ишарәләр күрсәтәләр;

берәр сүзгә басым ясар өчен сузык авазларны сузып әйтәләр: «Минем кечкенә-ә-ә-әм бит ул!».

-билгеле бер тавыш югарылыгы белән сөйөләшәләр.

Сабый белән аралашуның гади кагыйдәләре:

1. Ихлас булыгыз. Чөнки бала ялганны бик әйбәт сизә. Әгәр дә әни кеше аның белән сөйләшкәндә, бөтенләй башка нәрсә турында уйласа, бала, моны тоеп, башын читкә борачак һәм аңа җавап бирми башлаячак.

2. Әңгәмә вакытында өчен­че затны кулланырга тырышыгыз. Балага һәрнәрсәне дә үз исеме белән атап әйтегез. «Син», «ул», «алар» кебек алмашлыклар сабый өчен берни аңлатмый. Бала белән аралашканда аның үзе, әти-әнисе, башкалар турында өченче затта сөйләргә тиеш. «Алсу – әйбәт кыз. Әнисе аңа ботка пешерде».

3. Сабыйга сораулар бирегез һәм аларга үзегез үк җаваплар кайтарыгыз. « Ислам урамга чыгамы? Әлбәттә, өс киемнәрен кия дә, урамга чыга».

4. Бала белән аралашуның төп кагыйдәсе үзегезнең һәм аның гамәлләре турында назлы итеп сөйләшүдән гыйбарәт. Баланы ашатканда, юындырганда яки аның белән уйнаганда шигырьләр укыгыз, такмаклар әйтегез.

Баланы сүзсез генә кайгырту җитми. Туган көненнән башлап ук сабый наз, дөрес тәрбия һәм аралашуга мохтаҗ була. Шуңа да бала тәрбиясендә тәмле һәм файдалы ризыклар, матур уенчыклар, назлы караш, җылы мөнәсәбәт һәм әлбәттә, «сабыйлар» телендә аралашу мөһим.

Алия Мифтахова, укытучы-логопед.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев