Саба таңнары

Сабинский район

Киңәшләр

Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга?

Авылга елан төшкән! Соңгы арада мондый сүзләр еш ишетелә башлады. Социаль челтәрләр дә шундый фотолар белән тулды. Еланнар ник арткан һәм алардан ничек котылырга? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

«Бергәләп яшәргә өйрәндек»


Күптән түгел сайтыбызга Балтач районының Чапшар авылында берәүнең ишегалдында тотылган елан фотосын урнаштырган идек. "Ватаным Татарстан" газетасының "Вконтакте" челтәрендә дә урнаштырылган иде әлеге фото. Халыкны битараф калдырмады әлеге хәбәр. Күпләр еланнар таралуның сәбәбен су буйлары чистартылмау, печән чабылмауга бәйләп аңлаткан. Әнә Илшат Гәрәев: «Авыл тирәләрен икешәр метр биеклектәге үлән басты, анда елан түгел, тиздән анакондалар да йөри башлар», – дип үк куркыткан. «Кешедән әшәке түгелдер әле», – дип тынычландырган бер укучыбыз. «Ахырзаман житәр алдыннан дөньяны елан басар, ә бал кортлары әкренләп юкка чыгар, диелгән. Бүген бу күренешнең икесен дә күзәтергә була», – дип кисәткән икенчесе. Баксаң, кайберәүләрнең еланга бөтенләй исе китми икән. Гомер буе урман уртасындагы авылда яшәгән Румия Гобәйдуллина да шундыйлардан. «Авыл кечкенә булса да, буалар да күп, чабылмаган урыннар шактый. Еланнар да, кабаннар да, поши, кәҗәләр дә аз очрамый. Еланнар хәтта өйгә, мунчага да кергәли. Йә тотып чыгарып җибәрәбез, йә үзләре чыгып китә», – дигән ул. Фальянур Арсланованың да ишегалдында керпе, кәлтә, еланның беткәне юк икән. «Сыерлар кимеде. 1990 нчы елларда бер урамда 90 сыер булса, хәзер 29–30. Халык печән чапмый», – дигән ул.


Мич төбендә – елан


Әгерҗе районында бер атны елан чагып үтергәнлеген ишеткәч, беренче булып, бу яклардагы яшәүчеләр белән элемтәгә кердек. Ниндидер имеш-мимеш түгел, дөрес булып чыкты бу хәбәр. Бер фермерның аты булган ул.


– Гөмбәчеләр, себерке җыючылар күргәли икән. Минем үземә очраганы юк. Авылларда күренми алай, – диде Тирсә авыл җирлеге башлыгы Илнар Гыйззәтуллин.
Ә менә Кырынды авылында еланнар хәтта кешеләрнең өйләренә үк керә башлаган. Ялгыз яшәүче Кәүсәрия әби иртән торса, мич төбендә,бөтерелеп, кара нәрсә ята икән. Елан икәнен белгәч, куркып калган, әлбәттә. Бер тапкыр качкан, икенче юлы тотып чыгарып җибәргәннәр. Еланга тияргә ярамый, дигән ырым буенча эш иткәннәр, кыскасы. Авылдагы буага су коенырга барган берәүнең аягын чаккан. Су төбендә ятар дип кем уйлаган? Бу хакта безгә авылның абыстае Рәйсә апа Кәримуллина сөйләде.


– Авыл картая, печән чабучылар юк. Авыллар хәзер урманга әйләнеп бара бит. Урамнардан печән чабып була хәтта. Еланнар бакчада да күренә. Элек авылда елан йөрүе турында бөтенләй ишеткәнем юк иде. Урманга да җиләгенә, гөмбәсенә курыкмыйча бардык. Хәзер бакчага чыгарга да куркыта, – ди Рәйсә апа. – Өлкәннәр, гарасатлар булмасын дип, илгә тынычлык теләп, дога кыла. Яшьләр исә дөнья, акча артыннан куа. Диндә, барлык бәла-казаларга халык үзе гаепле, диелгән. Гаепне үзебездән эзләргә кирәк.


«Корт чаккандай булды»


Зәй районының Аксар авылында яшәүче 71 яшьлек Гафият Әхмәтҗанов су буена тал сындырырга дип төшкән булган. Июль аенда елан чагып, ике атна хастаханәдә ятып чыккан ул. Баруга, реанимациягә үк салганнар. Дәваланып кайтса да, аягында шеше бетмәгән әле.


– Аякны корт чаккандай булды, шунда кара нәрсәнең үлән эченә шуышуын күрдем. Аяк куыра башлады, кыскач, кан акты. Хастаханәгә баргач, берничә укол кададылар. Рәхмәт, табиблар бик яхшы карады, – дип сөйли ул. – Быел бу бишенче очрак дип әйттеләр. Аяк астына карап йөререгез. Сак булыгыз! Хәзер теләсә кайда йөрмим, шүрләтә.


Белгеч фикере
Алексей Павлов, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры:

– Еланнар күбәйде дигән сүз дөрес түгел. Узган ел белән чагыштырганда, уртача бер чама. Саннарын төгәл генә әйтеп булмый, кайда ничек бит. Әйтик, безнең тыюлыкта аларның саны –9 мең тирәсе.
Бездә аларның дүрт төре билгеле. Бигрәк тә тузбаш, гади кара елан дигәннәре киң таралган. Бакыр елан да бар. Дала кара еланы дигәне бары Спас районындагы тыюлыкта гына яши. Анысы агулы санала. Кара елан кара һәм төрле төстә булырга мөмкин. Республиканың төньягында – кара, көньяк-көнчыгышта, Иделнең уң як ярында, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш якларында төрле төстәгеләре дә очрый.
Элек тә бар иде алар. Бер урында яшәгәч, кеше аларга игътибар да итми. Тик очратса, коткыга бирелә. Берне күрсәләр, еланнар күп кебек тоела. Быел һава эссе булды бит. Аларның күченеп йөрүе дә шул сәбәпле. Авылда чабылмаган җирләр күп. Шунда үзләренә сакланырга урын эзлиләр, иске йортларга ияләшәләр, умарталыкларда очрыйлар. Андый җирдә тычканнар күп, алар шуның белән тукланалар. Авылларда тузбашлар еш очрый. Бу төр елан тирескә йомырка сала.


Еланнардан котылу өчен, авылларда бөтен чүп-чарны җыештырырга, печәнне чабарга, ризык калдыкларыннан котылырга кирәк. Алар ачык урынны яратмый, кеше күрсәләр, үзләре качалар. Урманга барганда аягыгызга резин итек, кроссовка, өстегезгә калын кием киегез. Еланның тешләре – 3–4 миллиметр, кием аркылы үтә алмый. Гөмбәгә, җиләккә баргач, җиргә яхшылап карап утырыгыз.

Еланны үтерергә ярамый. Алар Кызыл китапка кертелгән. Моның өчен штраф түләргә туры киләчәк. Көмәнле булса, һәр эмбрион өчен өстәмә түлисе. Еланнар файда китерә, кимерүчеләрне юкка чыгара. Әйтик, еланнар булмаган җирдә тычкан бизгәге авыруы таралырга мөмкин. Елан, кимерүчеләрнең ояларына кереп, барысын да юкка чыгара. Моны берәү дә эшли алмый. Моннан тыш, кара елан агуы медицинада кулланыла. Аның бер граммы 450 доллар тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев