Саба таңнары

Чиядән мул уңыш үстереп алуның үз серләре бар

Сабагыннан өзеп капкач, әчкелтем сусыл татлы җимешләре авызда эреп китә торган, җете яки карасу кызыл төстәге татлы чияне яратмаучы сирәктер.  Чиядән мул уңыш үстереп алуның үз серләре бар. Янәшәсенә үзен серкәләндерә торган сортлысын утыртып үстермәсәң, ел әйләнәсе дөрес тәрбия бирмәсәң, өметнең акланмаячагы көн кебек ачык.

Чия куагы тамырлары суга тиеп торганны, кирәгеннән артык күп итеп сугарганны өнәми. Артык дымлылыктан вак тамырлары чери башлый, куак акрын үсә, соңга калып чәчәк ата, җимешләре аз формалаша, гөмбәчек чирләренә, аеруча монилиозга бирешергә күп сорамый. Шунлыктан чияне бакчаның биегрәк урынына утыруыбыз хәерле. Әгәр кишәрлек сазлыклы урында икән, биредә чия үстереп булмаячак. Грунт сулары җир өслегенә якын булса, чия куагы утыртылачак чокырның астына дренаж сыйфатында керамзит катламы салып калдырмыйча булмый.

Чия уңышының күләме, сыйфаты туфракның кислоталылык дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле. Әйтик, ачы туфракта ул үзен бик начар хис итә. Язын чәчәк атса да, җимшәннәрен коя, яшәү шартлары аның таләпләренә туры килмәү сәбәпле, кәүсәсенең кабыгы ярылып, җәй буе чәере (камедь) агып интегеп, хәлсезләнеп утыра. Коккомикоз чиренә бирешә. Әгәр ашыгыч ярдәм күрсәтмәсәк, куак корып һәлак була. 

Чия утыртылачак туфракка, бу мөһим эшкә керешкәнче акбур оны, көл кертеп нейтральләштерү зарури. Чия кызыл балчыклы һәм комсу, нейтраль реакцияле туфракны үз итә. Куакны утыртканда тамыр муентыгы җир өслегеннән 4-5 сантиметрга югарырак калсын, чөнки туфрак басылган чакта, ул түбәнгә төшәчәк. Тирәнгә утырткан очракта, фотосинтез процесслары акрынаю сәбәпле, яфраклары хәлсез, вак, ботаклары зәгыйфь булачак. Мондый куак кышкы салкыннарга тиз бирешә. Туфрагында кальций җитәрлек булмаса, чиянең ботаклары чирләшкәгә әверелә, җимешләренең сабагы хәлсез була, уңышы начар формалаша, җимеш төшләре ясала алмый, яралган җимшәннәре вакытсыз коела. Чияне күләгәле урынга утыртсак та мул уңышка өмет баглап булмый. Ул кояш нурларына коенып үсәргә ярата. Ачыклыкка утыртсак, төрле яклап җил уйнаганны авыр кичерә. Иң отышлы урын – кояшлы яктагы койма буенда. 

Республикабыздагы шәхси бакчаларда, питомникларда, сөзәк тау битләүләрендә чияләрнең безнең төбәккә хас еш үзгәрүчән табигый шартларга яраклаштырылган ике дистәгә якын сорты үстерелә. Шулардан: “Шакиров”, “Заря Татарии”, “Маяк”, “Незябкая”, “Минзәлә”, “Захаров”, “Полевка”, “Урал рубины”, “Тәмте”, “Түбән Кама” сортлары салкынга чыдам. Эре һәм тәмле җимешле “Владимирcкая”, “Краса Татарии” сортлары, төньяктан исүче салкын җилләргә каршы тора алмаганга күрә, аларны бакчабызның көньякка, көньяк-көнбатышка караган өлешенә утыртып үстерүебез хәерле. 

Чия куаклары язын ак мамыкка күмелгәндәй матур булып чәчәк атсалар да, уңыш бирмәскә мөмкин, чөнки күбесе үзлегеннән серкәләнми. Үзенә ярашлы серкәләндерүче сортның шул тирәлектә үсүе зарури. Соңгы елларда “Ударница” сорты популярлашып килә. Аның чияләре бик эре, үзлегеннән серкәләнергә сәләтле булуы ягыннан зур өстенлеккә ия. “Бирюсинка” сорты салкын җилләргә чыдамлырак, кара кучкыл төстәге итләч чияләре эре һәм бик тәмле. 

Чияләрне иртә язда утырту отышлырак. Утырту чокыры ярты метр киңлектә, шундый ук тирәнлектә казыла. Чокырның өске катламыннан алынган уңдырышлы туфракка чиләк ярым черемә, 200 г суперфосфат, ярты стакан хлорлы калий яки 700 г утын көле кушып болгатабыз, туфрак үзле булса, 1 чиләк ком кушабыз. Чокырның өчтән ике өлешенә өем ясап баетылган туфракны тутырабыз. Утыртыласы чия куагының тамырларын төрле якка таратып салабыз. Терәк өчен казык кагабыз.Тамырларның өстенә беркадәр ашламасыз туфрак түшәгәч, чокырга баетылганын салып бетерәбез. Берничә чиләк су сибеп, куак төбен торф яки пычкы чүбе белән мүлчәлибез. 

 Гөмбәчек чирләрен алдан кисәтү йөзеннән, апрельдә куакларга өч процентлы бордос сыекчасы бөркибез. Корткычлардан саклау өчен, май башында “Профилактин” яки “Хорус” белән эшкәртәбез. Чияләр чәчәген койгач, куакларны яхшылап сугарабыз. Бер төпкә 40-50 л су сибәбез. 1 чиләк сыер тизәге ачыткысына 6 чиләк су, 1 кг көл төнәтмәсе кушып әзерләнгән ашлама белән тукландыру зарури. 10 л суда 20 г сидекчә, 25 г суперфосфат эретеп сибү отышлы. Ашламаларны бары тик дымлы туфракка кертәбез. Җимешләр тулышып килгәндә икенче мәртәбә сугару зарури. Көзен бакчаны казып калдыру алдыннан куак төпләренең һәр квадрат метрына 10-15 кг исәбеннән черемә яки компост таратабыз. Чия яфракларын койгач, кышын тамырлары өшемәсен өчен, янәдән бик яхшылап сугарабыз. 

 

 

 

 

Хәмидә Гарипова,
Казан. 

 

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: