Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ЭКОЛОГИЯНЕ САКЛАУГА ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?

Әйләнә-тирәгә карата ничек сакчыл булырга? Бер карасаң, агач утыртырга, шимбә өмәләрендә катнашырга мөмкин. Тик шул ук вакытта, син көндәлек тормыштагы әйберләрне дә сакчыл рәвештә куллана аласың. Бу да экологияне саклап калуга зур бер адым булачак.

Хәзерге вакытта дөньяда “zero waste” термины бик популяр. Ул көндәлек тормыштагы әйберләрне аңлап җиткереп куллануны аңлата. Ягъни әрәм итмичә, сакчыл рәвештә файдалану дигән сүз. Кәгазь, су, электр уты – аларны кулланганда, ничек экология турында кайгыртырга соң? Бүген шул хакта сөйләшәбез.

Су

Суны күбрәк эч, чөнки ул организмның дөрес эшчәнлегенә булыша. Иң яхшысы – офис өчен краннан килә торган суга фильтр кую.

Ә бәдрәфләрдә суны куллануны киметсәң, яхшырак. Монда унитаздагы ике кнопкалары су агызу җайланмасы, суны янга калдыра торган краннар яки аэратор-насадкалар ярдәмгә килер.

Электр уты

– Үз иптәшләреңне утны, өйдән чыкканда, компьютер һәм башка техниканы сүндерергә өйрәт.

– Яктылык өчен өстәл лампалары куллан. Алар күпкә экономиялерәк.

– Өйдә бөтен бүлмәгә светодиодлы лампочкалар куй: алар электр утын азрак сарыф итә, димәк, озакка чыдый.

– Кеше хәрәкәтенә “игътибар итә” торган датчиклар исә ут сирәк кирәк булган җирләрдә (холл, коридор, баскыч, бәдрәф) ярдәмгә килер. Шулай ук хәзер энергияне янга калдыруның автоматик системасы да бар. Ул билгеле бер сәгатьләрдә генә гына утны, җылытуны кабыза.

– Яңа техниканы сайлаганда, аның энергияне янга калдыру классына игътибар ит. Әгәр мөмкинлек булса, avito сайтында сатып ала аласың.

– Автоматик яки кеше тарафыннан көйләнә торган регуляторлар кышкы салкыннарда ярдәмгә килә. Аны 21 градуска көйләп куегыз һәм үзгәртмәгез: уңайлы да, акча да янга калачак.

– Мондый регуляторлар куйсаң, тәрәзәләрне җылыт. Әмма батареяларны йорт җиһазы яки калын пәрдәләр белән каплама.

– Кондиционер кабыздың исә – тәрәзә һәм ишекләрне яп. Шул очракта гына бина түгел, ә сиңа кирәкле бүлмә җылыначак.

– Лифтка утырмыйча, җәяү йөр. Бу ресурсларны янаг калдыру ягыннан гына түгел, сәламәтлек ягыннан да файдалы.

Һава

– Бүлмәне ишекне/тәрәзәне ачып җилләт.

– Һавадагы исне бетерә торган аэрозольләр кулланма. Аларда сәламәтлек өчен зыянлы булган кушылмалар булырга мөмкин. Җитмәсә, алар җирнең озон катламын җимерә, ә баллоннар үзләре чүплектә аунарга тиеш түгел. Әгәр тәмле ис чыгарырга теләсәң, табигый эфир майлары куллан.

– Составында поливинилхлорид булган товар, интерьер предметы, техниканы сатып алудан баш тарт. Поливинилхлоридтан линолеум, тәрәзә, ишек, винил обойлар, су өчен шешәләр, хәтта уенчыклар ясыйлар. Әлеге материал җылынганда, агулы матдәләр бүлеп чыгара. Бу исә саулыкка да, әйләнә-тирәгә дә начар йогынты ясый. Һәм аны беркайда да эшкәртмиләр.

– Өйдә чәчәкләр үстер. Нәкъ менә алар һаваны начар матдәләрдән чистарта, җитмәсә, өйне бизи.

Уку әсбаплары һәм башка кирәк-яраклар

– Бер тапкыр гына кулланылып була торган әйберләрне күп тапкыр кулланыла торганга алмаштыр. Мисал өчен, кәгазь сөлгене – гадәти сөлгегә, пластик савыт-сабаны – гадәтиенә, чәй пакетларын – яфраклы чәйгә, капсуладагы кәһвәне – орлыклыга.

– Файл һәм скрепкаларны кабаттан кулланырга курыкма.

– Принтер өчен картриджларны гына түгел, ә фломастер һәм маркерларга да “ягулык” салып була.

– Ручкалар “банк”ын булдыр: өйдә/эштә булган бөтен ручканы бер җиргә тупла, һәм кирәк кеше шуннан алыр.

– Ә иң яхшысы – язу өчен гадәти карандашлар куллану (FSC билгесе төшерелгән), ә нәрсәне дә булса билгеләр өчен – төслесен (маркерга менә дигән алмаш).

– Папка, конверт һәм документлар өчен савытларны икенче тапкыр кулланыла торган чималдан тап.

– Брендлы язулы язу, уку әсбапларыннан баш тарт. Әгәр бик теләсәң, ProEcoPen проекты теләгән брендлы әйбер эшләп бирә ала.

– Бер тапкыр кулланыла торган предметлардан баш тартсаң да, пакетларны ташларга ашыкма. Алар “үлгәнче” кулланасың.

– Җыештыру өчен зарарсыз химияне сайла. Хлор, хлорорганик кушылмалар, фосфат, фосфонат әйләнә-тирә һәм кеше өчен зарарлы.

Гомумән алганда, Россиядә җитештерелгән һәм экологик сертификат һәм стандартларга туры килгән продуктларны сайларга тырыш. Үзнең дә, әйләнә-тирә дә сәламәт булыр.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X