Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Эпизоотолог: Йорт этләренең тәпиләрен спиртлы антисептиклар белән ышкырга ярамый

Ветеринария белгечләре коронавирус таралу шартларында йорт этләрен тәрбияләү турында сөйләде.

Коронавирустан саклану максатыннан, урамнан кергәч, йорт этләренең тәпиләрен спиртлы антисептиклар белән ышкырга ярамый. Махсус шампунь, су белән яхшылап юу да җитә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ветеринария табибы — эпизоотолог Максим Шкатов әйтте.

Ул урамнан кергәч, үзеңнең кулларыңны һәм этнең аякларын яхшылап юарга кирәклеген әйтте. «Хайваннарның тиресе, йоны сизгер, аларга спирт кебек матдәләр кирәкми. Я махсус ветеринар антисептикларны гына кулланырга кирәк. Гомумән, су белән бик яхшылап юу да җитә», — диде.

Максим Шкатов сүзләренчә, коронавирус таралган шартларда хайваннарны бөтенләй урамга чыгармау дигән сүз дөрес түгел. «Муенчаклы бау, борынчык белән әз генә урамда йөрергә кирәк, шул җитә. Этнең башка хайваннар белән контактка кермәве хәерлерәк», — диде ул.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, бүгенге коронавирус таралган шартларда йорт хайваннарын карап тоту буенча ниндидер аерым таләпләр юк.

«Этләр авырмый, шулай да, телефон, ишек тоткасы кебек үк чир йоктыру чыганагы була ала. Аерым дезинфекция, битлек таләп итмибез, ләкин битен, аякларын хуҗалык сабыны яки махсус шампунь белән юарга кирәк. Бу көндәлек эш. Аерым таләпләр юк», — диде.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев