Саба таңнары

Сабинский район

18+
Киңәшләр

«Һәркем күңеле белән бакчачы»

Киләсе ел уңышына быелдан нигез салып калдырыр вакыт җитте.

Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, диләр.  Әлеге гыйбарәнең асылы яшелчә, җиләк-җимешләрдән җыйнап алынган  көзге муллык хакында икәнлеге аңлашыла. Инде киләсе ел уңышына быелдан нигез салып калдырыр вакыт җитте.  Шәмәрдәндә яшәүче  танылган бакчачы Илсөяр Кәбировадан көзен бакчадагы иң мөһим эшләр турында сөйләвен үтендек.   
–Җәй буе бакчада эш­ләгәннән соң, уңышларны җый­гач, ял итәсе килә. Әмма ләкин  ял итәргә иртәрәк әле. Бакчаны кышка әзерләргә кирәк. Көздән түтәлләрне яңа сезонга әзерләүнең өстенлекләре күп. Түтәлләрне ашлап, казып калдырганда, кыш буе җир минераль матдәләргә байый, җир дымга туена, чүп үләннәр үлә. Яз көне эшләр тизрәк башкарыла, ә бу бик мөһим, чөнки язын һәр көн исәптә.
Көз көне бакчада башкарылырга тиешле эшләргә кил­гәндә, монда бернинди дә  яңа кагыйдә ачмыйм. Боларны һәркем  үз бакчасында эшли инде. Мин искә төшереп кенә үтәм.
Җәй буе  тырышып көч түк­кәннән  соң мул уңышны җыю –  бик күңелле процесс. Салкыннарга кадәр помидор, борыч, баклажаннар җыела. Һәрберсен кышка саклау һәм куллану өчен төрле салатлар ясау  һәм тозлаулар эше дәвам итә. Икенче ел өчен орлыклар алына. Аннары кырауларга кадәр кабакчалар – кабак, ташкабак, патиссон, крукнеклар саклауга урнаштырыла.
Бакчада җыелган яфрак  һәм  сабакларны җыеп компостка салырга яки өстенә туфрак салып черетергә  кирәк. Бу экологик яктан  чиста процесс. Бер елда инде ул черемәгә  әйләнә. Туфракны чистарту, ”сәламәтләндерү” өчен төрле авыруларны һәм корткычларны юк итә торган дарулар кулланырга, яшелчәләрдән бушаган түтәлләрне, алмагач, карлыган, крыжовник, җир җиләге төпләрен, үсемлек сабакларын дезинфекцияләүче сыеклык белән эшкәртергә кирәк. Аны болай әзерләргә мөмкин: 10 литр җылы суга 2 аш кашыгы бакыр купоросы, 3 кашык кальцийлы сода, 3 кашык кер сабынын эретеп, туфракка сибәргә була.
Агач яфраклары коелып бет­кәч, бакчада соңгы тапкыр су сибү эшләре башлана. Агач та­мырының, ботакларының, җи­ләк-җимеш куакларының һәр күзәнәге, көчле салкыннарга каршы тора алырлык итеп, суга туенып калырга тиеш. Агач төпләренә фосфорлы-калийлы минераль ашламалар кертү мөһим. Шулай итеп, фосфор, калий һәм дымлылыкны дөрес билгели алсак, кышкы ачы салкыннар да агачларга зыян салмаячак. Көз көне  суперфосфат кертүнең икеләтә файдасы бар: беренчедән, бакчаны ашлый, икенчедән, лайлач әкәм-төкәмнәрне юк итәргә булыша.
Корткычлар, авырулар куркынычы калмасын өчен теплицаны көздән яхшылап җыештырып, юарга кирәк. ”Белизна”  дип аталган  көнкүрештә кулланыла торган чистарткыч  сыеклык  яки кер сабыны кушылган су белән юарга була. Йогышсызландыру өчен күкерт белән төтенләү  кулланыла.
Тагын бер зур эш – алдагы ел өчен  яшелчә кәлшәләренә (рассадага)  туфрак хәстәрләп калдыру.  Аны чүп-чарлардан арындырып, иләп куйсак, тагын да яхшы булыр. Кышын ул салкында торырга, кирәгенчә туңарга тиеш. Болай эшләгәндә андагы заралы микроорганизмнар юк ителә.   Көз – җиләк-җимеш агачларын да күчерә торган вакыт. Язын утыртыр өчен аларны чокырга күмеп калдырырга да мөмкин. Моның өчен биегрәк урын сайларга кирәк. Көнчыгыштан көнбатышка таба 0,5 метр тирәнлектә траншея  казып, 45 градус авыш итеп  күмдерерү мөһим. Аларның тамырлары төньякка, очлары көньякка карап торырга тиеш. 
Көзге яшелчәләрне утыртыр вакыт җитеп килә. Безнең климатта көзге сарымсак һәм суганны октябрь башында утырталар. Кишернең дә кышка чыдам сортларын  да көздән чәчеп калдыру файдалы. Ләкин бер таләп – кышын кар ята торган, шул ук вакытта, язгы сулар җыелып тормаган урынны сайларга кирәк.
Кыш көне кимерүчеләр агачка зыян салмасын өчен, көздән үк хәстәрен күрү мөһим. Агач тирәсендәге карны таптап кына кимерүчеләрне җиңеп булмый. Кәүсәне пластик материал, рубероид белән төреп яки каен дегете сылап сакларга була. Агач кәүсәсен чыршы ботаклары белән төрү дә  файдалы.
Әле тагын бик күп эшләрне санарга мөмкин булыр иде. Бакчада  ел әйләнәсе эш бетми. Һәрбер кеше күңеле  белән бакчачы. Тырыша, үстерә, уңышы өчен куана, шатлана. Алдагы елга планнар кора. Хыял-ниятләрегез  тормышка ашсын!  Бакчаларыгыз гөрләп торсын! Уңышларыгыз мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев