Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Яшелчәләр, чәчәкләр утырту өчен ай календаре

Яшелчәләрне һәм чәчәк рассадаларын вакытында утырту бик мөһим.

Баллы борычның вегетация чоры бик озын — 110-140 көн. Шуңа күрә баллы борыч вакытында уңыш бирсен өчен, аның рассадасын гыйнвар-февральдә утыртырга кирәк.

Борычка 12 сәгать якты булу һәм 25 градус җылылык тору таләп ителә.

Баклажан җылы ярата. Аның рассадасын да гыйнварда утыртырга кирәк. Аңа суны дөрес сибәргә, яктылык булырга һәм 23-25 градус җылы тәэмин ителергә тиеш.

Помидорның соң өлгерә торган сортларын елның беренче аенда - гыйнварда ук утырталар.

Шулай ук кайсыбер чәчәкләрне дә гыйнварда ук утырту кирәк. Бу очракта алар җәй башына матур итеп чәчәк ата башлый. Бу — бегония, петуния, эустомау, төрек канәфере. 

 

 Еш кына бакчачылар ай фазасына да таянып эш итәләр. Мәсәлән, үсә барган айда орлыкларда һәм тамырларда су җыела, ә кимегәндә тамырлар яхшырак үсә.

2023 елда бакчачыларга иң отышлы көннәр:

 февраль -   17-18, 22-26, 28 (бу ай, мөгаен, иң уңайлы айдыр);

 март - 8-10, 12, 14

 апрель - 1, 2, 7, 8, 16 

май - 7, 8, 11, 12, 15, 26 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев