Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Йомырка кабыгын ташламагыз!

Чәйнек яки термос эчен көзге кебек ялтыратып кую серен беләсезме? Йомырка кабыгын, җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз. Әйбәтләп селкегез дә төнгә калдырыгыз. Иртән аның чип-чиста булып калуын күрәчәксез! Гомумән, ак төстәге йомырка кабыгы агарту үзлегенә ия.

* Йомырка кабыгын порошок хәленә килгәнче төеп, тукыма капчыкка тутырыгыз, авызын бәйләгез. Ак киемне юганда, капчыкны машина барабанына салыгыз. Керне агартачак ул!

 

* Йомырка кабыгын төеп, суга салыгыз һәм бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне бүлмә гөлләренә сибегез. Кабыктагы файдалы матдәләр – бик әйбәт ашлама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев