Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кәбестә белән сарымсакны ничек саклау яхшырак?

Кәбестә азык-төлек пленкасына төреп куйганда яхшырак саклана.

Һәр кәбестәне аерым-аерым һава кермәслек итеп 2-3 кат пленкага төрергә һәм базга төшерергә кирәк. Пленка кәбестәгә мөмкин кадәр ныграк ябышып торырга тиеш.

Ә сарымсакка килгәндә, ул кыш уртасында ук кибә, чери башларга мөмкин. Моны кисәтү өчен, киптерелгән сарымсакны эмальле кәстрүлдә бодай оны белән аралаштырып сакларга була.

Сарымсаклар бер-берсенә тиеп тормаска тиеш. Өстенә дә күмелерлек итеп он сибәргә. Кәстрүлнең капкачын капларга һәм аш-су бүлмәсенә коры урынга куярга. Сарымсак он эчендә язга кадәр бозылмый саклана.


Сарымсак черемәсен, үсмәсен өчен, төбендәге вак тамырчаларын яндырырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев