Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кара миләшнең файдасын беләсезме?

Кара миләш йодка бай. Беренче нәүбәт ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Шушы җиләкне көн саен бер кашык кына ашаган очракта да калкансыман биз сезгә рәхмәтле булыр һәм сез, һичшиксез, дарулар хакында онытырсыз.

Безнең якларда үсүче кара тәлгәшләр җепселле тукымага, пектин, аминокислоталар, магний һәм калий (йөрәк), фосфор (кан тамырлары), тимергә (кан ясалу өчен кирәк) бик бай.

Йөрәк һәм кан тамырлары авыруы күзәтелгәндә кара миләшнең суын эчәргә кирәк. Аны ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 50-125 миллилитр эчәргә киңәш ителә. Дәвалану, кеше организмының шәхси үзенчелекләренә карап, 10-50 көн дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев