Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кара миләшне кышка саклыйбыз

    Молибден, марганец, фтор, бакыр, магний, бор, тимер; В төркеме, Р, С, Е, К витаминнары; фруктоза, глюкоза, сахароза, пектиннар һәм дуплау матдәләре… Болар һәммәсе арониядә (безнеңчә әйтсәк, кара миләштә) бар. Халык дәвачылары аны юкка гына кулланмый шул инде.

    Мәсәлән, пешкән урынга кара миләш сутын сөрткәннәрен беләм. Ә кан тамырларын ныгытучы Р витаминының тәүлеклек нормасын алу өчен, аны көнгә 1 грамм ашау да җитә!

    1961 елда исә Сәламәтлек саклау министрлыгы бу җиләкне дару итеп файдаланырга рәсми рөхсәт биргән. Чөнки кара миләшнең хәлсезлекне, баш авыртуын бетерүе, кандагы начар холестеринны, артериаль басымны киметүе, башны эшләтүе, канның куеручанлыгын, бавыр һәм эндокрин система эшчәнлеген яхшыртуы билгеле. Ул салкын тигәннән, азканлылыктан, ревматизмнан, шикәр авыруыннан, бөерләр авыртудан, йокысызлыктан, йод кытлыгыннан файдалы.

    “МедВести” журналы хәбәр иткәнчә, онкология өлкәсе галимнәре арония экстрактының яман шеш күзәнәкләрен үтерергә сәләтле икәнен ачыклаган. Экстрактның мондый үзлеге ашказаны асты бизе яман шешенә каршы химия терапиясе уздырганда билгеле булган.

    Кара миләштәге витаминнарны кыш өчен ничек саклап тотарга соң? Кайнатма яисә джем, ит янына бирелә торган ачы соус, шәраб һәм төнәтмә ясарга, туңдырырга, киптерергә, шикәр комы кушып төяргә мөмкин.

    Тик шунысын да белеп торыгыз: кара миләшне кулланудан тыелу хәерлерәк булган очраклар да бар. Тромбофлебит, кислоталылыгы югары гастрит, канның тиз оюы, ашказаны җәрәхәте, гипотония (түбән кан басымы) белән авыручыларга, еш эч катудан интегүчеләргә бу җиләкне дә, аннан әзерләнгән ризыкларны да ашарга ярамый.

    Фото: pixabay.com

    vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: