Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кеше гомерен озайта торган 11 ризык

Организмны иң файдалы – С витамины белән "сыйлар" өчен чырайны сыта-сыта ачы лимон ашау мәҗбүри түгел икән.

Немец галимнәре кешенең сәламәтлеген ныгыта, гомерен озайта торган 11 төрле ризыкны ачыклаганнар. Аларны ашаган кешенең организмы иң кирәкле витаминнар белән тәэмин ителә, ди алар.

Алма. Көнгә бер алма ашасаң, Альцгеймер чиренең нәрсә икәнен дә белмәссең. Алма составындагы кверцетин дигән матдә рак күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Моннан тыш, әлеге матдә ялкынсынуга каршы тора алу сәләтенә дә ия. Алмадагы витаминнар һәм микроэлементлар иммунитетны ныгыта, йөрәккан тамыры системасы эшчәнлеген яхшырта.

Йөрәге турында кайгырткан кешегә ит урынына күбрәк балык ашарга кирәк. Атнага өч мәртәбә "балык әбәде" яки көнгә 30 грамм балык инфаркт булу куркынычын 50 процентка киметә. Бу – балык составындагы Омега-3 дигән май кислоталары белән бәйле. Әлеге кислоталар кеше организмындагы күзәнәк мембраналарына уңай тәэсир итәләр. Һәм чыннан да, статистика күрсәткәнчә, балыкны еш ашаучы японнар белән эскимослар йөрәк авыруларының ни икәнен белмиләр диярлек.

Сарымсак – салкын тиеп авырганда иң яхшы дару. Моннан тыш, ул ашказаны һәм эчәклек рагы килеп чыгу куркынычын киметә, ашкайнатуны яхшырта. Сарымсактагы файдалы матдәләр шулай ук кан тамырларын да чистарта.

Бакча җиләге (виктория) – С витаминына иң бай җимеш. Өстәвенә аның составындагы тимер организмның иммунитетын да күтәрә. Җиләктәге кайбер матдәләр һәм эфир майлары ракка каршы тору үзлегенә ия.

Кишердәге бета-каротин дигән матдә дә рак күзәнәкләренең үсүен тоткарлый. Моннан тыш, кишер тән тиресенә һәм күз күременә яхшы тәэсир итә. Әмма шуны истә тотыгыз: бета-каротин майда яхшы таркала, шуңа күрә кишер салатына май яки каймак кушарга кирәк.

Кузаклы ачы борыч матдәләр алмашын яхшырта һәм шул сәбәпле артык майларны да яндыра. Борычтагы капсацин дигән ачы матдә ашказаны согы бүленеп чыгуга ярдәм итә һәм ашказаны белән эчәклектәге инфекцияләрне үтерә.

Татлы борыч та файдалы. Аның составында С витамины гына түгел, лютеолин дигән матдә дә бар. Лютеолин хәтта, бик аз микъдарда гына булса да, рак үсешен тоткарлый, йөрәккан тамырлары авыруларыннан һәм картлык чирләреннән саклый.

Банан – иң туклыклы һәм углеводларга иң бай җимеш. Аның составында канга шикәр күп китүен тоткарлый торган матдәләр бар. Ул шулай ук магнийга да бай.

Яшел чәйнең бар файдасы катехин дигән матдәдә. Ул атеросклероз үсешенә каршы тора һәм простата рагыннан саклый. Яшел чәй ябыгырга теләүчеләргә дә менә дигән эчемлек. Тик майларны яндыру өчен аны көненә, ким дигәндә, дүрт стакан эчәргә кирәк.

Соя составында лецитиннар һәм акыл эшчәнлеген яхшыртучы, нерв системасын ныгытучы В группасы витаминнары күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев