Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кыярга корткычлар ияләшмәсен өчен янына нинди чәчәкләр утыртырга?

Кыярга корткычлар иярмәсен өчен янына хуш исле тәмләткечләр, суган һәм башка яшелчәләрне, шулай ук чәчәкләр утыртырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чәчәкләр корткычлардан да саклый, кыяр түтәлен матурайта, кәефне дә күтәрә.

Бәрхет чәчәкләр теплицада һаваны сафландыра, авырулар килеп чыгуны булдырмый, аларның исенә серкәләндерә торган бөҗәкләр җыела, корткычлар исә киресенчә килми.

Кыяр янына дәлия чәчәкләре яки тырнак гөл дә утыртырга була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев