Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Үлән табын ничек бетерергә?

Җәй көннәрендә киемгә үлән табы тию — гадәти хәл. Бигрәк тә урамда уйнап йөргәндә балалар тиз пычрана.

Джинсы чалбарлардан, киҗе-мамык тукымадан булган киемнәрдән үлән табын бетерү бик җиңел түгел. Шуңа да тап кипкәнче аны юу хәстәрен күрегез.

Киемне юар алдыннан ярты сәгатькә тозлы суга салып торырга кирәк. 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы исәбеннән тоз кушыла. Аннары бераз кер сабыны сөртеп куегыз һәм җылымса суда юыгыз.


Әгәр тап алай гына да бетми икән, аш серкәсе кулланырга мөмкин. Ул да тапларны бетерергә булыша. 100 миллилитр җылы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе кушарга кирәк.


Таплы урынга лимон кислотасы сибәргә һәм азрак юешләргә дә була. Киемне 30-40 минуттан гадәттәгечә юарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев