“Мөселман кешесе хәвефләнүгә бирелергә тиеш түгел”
Ковид авыруы тормышның астын өскә китерде. Бу көннәрдә кем белән генә сөйләшсәң дә, сүз шул замана чиренә барып тоташа. Бүген халык ниндидер тынычсызлык, курку халәте кичерә кебек. Өметсезлеккә бирелү, хәвефләнүне ничек җиңәргә? Динебез бу хакта ниләр әйтә? Шәмәрдән җәмигъ мәчете имамы Дамир хәзрәт Газизовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Бисмиләәһир-рахмәәнир-рахим. Бу дөньяда һәр нәрсә дә Аллаһы Тәгаләдән. Раббыбыз “Әл Бәкара" сүрәсендә: “Без сезне һичшиксез төрле авырулар, хәвефләр белән, төрле читенлекләр белән, туганнарыгызны алып сынаячакбыз һәм инде сабыр булганнар гына җәннәткә керер",– диде. Без Аллаһы Тәгаләдән килдек һәм Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз (Иннә лилләһи вә иннә илләһи раҗигун). Аллаһы Тәгалә бу дөньяда кешелекне гел шулай сынап киләчәк. Без дә хәзер шул сынау чорын кичерәбез. Әйе, күп кеше хәвефкә бирелә, дини тәгълиматны аңлап бетермәгәннән дә инде бу. Гакыйдә фәнендә тәкъдир дигән бер зур өлеш бар. Һәм анда кешенең кайчан туасы һәм бу дөньядан китәсе ачык күрсәтелгән. Тормышта ни генә булса да, мөселман кешесе хәвефлеккә бирелергә тиеш түгел. Чөнки Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән вакыт җитмичә, без бу дөньядан китмибез. Вакыт килеп җиткән икән, без бу дөньяда бернинди дару белән дә кала алмыйбыз. Адәм баласы сакланмасын дигән сүз түгел бу. Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәссәлам бер хәдисендә Аллаһы Тәгалә безгә авыртуны да бирде, аңа карата дәвасын да бирде, дип аңлата. Шуңа күрә без Хак Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез. Кешенең ихластан кылган догасы бу авыртуны яки кайгыны үзеннән куар. Гомумән, адәм баласының теле догадан туктарга тиеш түгел. Һәр иртәнге һәм ахшам намазыннан соң кыла торган зикерләр бар. Аларны кылырга һәм Раббыбызга тапшырырга кирәк. Без сәбәбен кылабыз, нәтиҗәсе Аллаһы Тәгаләдән. Без хәвефләнгәннән генә халәт үзгәрми. Үзебезгә дә саклану чараларын төгәл үтәргә, табибларны тыңларга кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в заманында да “андый чир булса, ул авырту булган җирдән чыкмагыз” дигән. Гомәр ибне Хәттаб халифәлек кылган чорда ваба чире чыга, 70 мең кеше үлә дип килә тарихтан. Хәзер дә кеше күп җыелган җирләргә барудан тыелып тору хәерлерәк булыр. Әгәр кая да булса бару кичектергесез икән, эш буенчамы, бүтән сәбәп беләнме, Аллаһка тапшырып чыгасы. Гомумән, без һәр эшне Раббыбызга тапшырырга тиеш. Сәхәбәләр дә “без аяк киеменең бавын бәйләгәндә дә Аллаһка тапшыра идек” дигәннәр. Һәрвакыт өйдән “Бисмилләәһи тәвәккәлтү гәләллааһ. Ләә хәүлә үә ләә куввәтә иллләә билләәһил гәлийиль гәзыййм. (Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән тәвәккәлләдем! Бөек, олуг булган Аллаһтан башка бернинди дә хәл һәм көч-куәт булмас), дип чыгып китү хәерле. Ягъни, Аллаһы Тәгалә үзебезне, гаиләбезне төрле хәвефле хәлләрдән сакласын дип дога кылабыз. Үтәсе сынауны без үтәбез. Ә инде чирләгәнбез икән, моны мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләдән килгән сынау итеп кабул итә. Без Коръән һәм сөннәт буенча яшибез. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә (Әбү Хурәйра һәм Әбү Сәгыйт радыйАллаһу гәнһү сәхәбәләреннән тапшырыла, Бохари һәм Мөслим җыентыгыннан килә торган сахих хәдис): “Әгәр дә мөселман кешесен бер авырту, күңел төшенкелеге, кайгы, борчу биләп алса, хәтта шырпы кадалса да, аның гөнаһлары кичерелер”,– ди. Мөселман кешесе зарланып, кемнедер сүгеп, үзенең авыртуларында башкаларны гаепләп йөрмичә, моны Аллаһның бер сынавы итеп кабул итергә тиеш. Шушы авыруы белән ул чистарына, ахирәктә барыр алдыннан агарына. Һәм моны күңеле белән кабул иткән кеше, авыруның аңа ахирәт өчен файда икәнен аңлый. Хасталанган кеше иң элек үзен тынычландырырга һәм Аллаһыдан шифа сорап ихластан дога кылырга тиеш. Барыгызга да сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев