Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

НӘЗЕР ӘЙТҮ САРАН КЕШЕНЕҢ БАЙЛЫГЫН ЧЫГАРА

Билгеле бер гамәлне эшлим дисәң дә, онытасың йә җае чыкмый. Мондый вакытта, эшли алмасаң, сөйләмә, нәзергә әйләнмәсен, ди өлкәннәр. Вәгъдә бирү белән нәзер әйтү ничек аерыла? Сүзеңдә тормасаң, нәзер тотарга мөмкинме? Нәзер әйтү үзенчәлекләре хакында укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап эзләдек.

— Алмаз хәзрәт, нәзер сүзе нәрсәне аңлата?
— Нәзер — Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен берәр изге гамәл кылам дип үзеңә вазыйфа йөкләү. Мәсәлән, авыруымнан терелсәм, мохтаҗларга 1000 сум сәдака бирер идем (яки корбан чалдырыр, фәлән көн ураза тотар идем һ.б.) дип әйтү. Әгәр балигълык яшенә җиткән һәм акылы булган мөселман нәзер әйтсә, аңа аны үтәү ваҗиб — мәҗбүри, ә үтәмәгән очракта гөнаһ языла. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Кем дә кем Аллаһы Тәгалә әмеренә итагать кылу белән нәзер итсә, шул нәзерен үтәсен. Кем дә кем Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эш белән нәзер итсә, аны эшләмәсен” (Бохари хәдисләр җыентыгы).
Әйтү рәвешенә карап, нәзер берничә төргә бүленә: беренчесе — мәкруһ, ягъни шәригать тарафыннан хупланмый торган нәзер. Моңа Аллаһка шарт куеп, фәлән эшне эшләр идем, дип нәзер әйтү керә. Мәсәлән, кайберәүләр: “Авыруымнан терелсәм, корбан чалдырыр, улым армиядән исән-сау кайтса, фәкыйрь кешегә сәдака бирер идем”, — дип нәзер әйтә. Аллаһка шарт куеп нәзер әйтү үзенә күрә “кунак ашы — кара-каршы” яки “син миңа — мин сиңа” кебек килеп чыга. Шуңа күрә галимнәр мондый нәзерне саран кешеләрнең гыйбадәте дип атады.
Нәзернең икенче төре — рөхсәт ителгән нәзер. Моңа Аллаһка бернинди шарт куймыйча, Аның ризалыгы өчен фәлән эшне эшләр идем, дип нәзер әйтү керә. Мәсәлән, “Аллаһ ризалыгы өчен 10 рәкәгать намаз укыйм, фәлән көн ураза тотам, мескеннәрне ашатам, шуның хәтле сәдака бирәм, мәчет төзетәм, хаҗ кылам”, — дип нәзер әйтү. Әгәр берәр кеше теле белән шулай дип әйтсә, ул бу гамәлне үз өстенә йөкләгән була. Аллаһ каршында бу гамәл аның өчен ваҗибка әйләнә. Аны үтәгән очракта әҗер-савапка ирешәсең, ә үтәмәсәң, гөнаһлы буласың.

— Өлкәннәрдән, нәзер тота, дигәнне ишеткәнем бар. Бу чынлап шулаймы?
— Бу — халык теленә кергән гыйбарә. Хәдисләрдә һәм Коръән аятьләрендә “нәзер тота дигән” сүз кулланылмый. Бәлки, бу гыйбарә “нәзер әйтеп, үзеңә авырлык тудырасың һәм гөнаһлы буласың” дигән мәгънәне аңлатадыр.



 

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев